Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Камил хәзрәт Сәмигуллинның "Һәркем Коръән-хафиз була ала" дигән китабы тәкъдим ителәчәк

Татарстанның Түбән Кама шәһәрендә мөслимәләр 30 декабрьдә Җәмигъ мәчетендә “Коръән - яшәү рәвеше” дип аталган кичә уздырырга әзерләнә, дип хәбәр итә республиканың Диния нәзарәте матбугат хезмәте. Кичәдә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның “Һәркем Коръән-хафиз була ала” - "Каждый может стать Коран хафизом” дигән китабын тәкъдим итәргә ниятләнелә. Бу китап Диния нәзарәтенең "Хузур" нәшриятында дөнья күргән иде. “Мөфтинең “Һәркем Коръән-хафиз була ала” китабына аерым кичә багышларга телибез. Коръән-хафиз булу мөселманнарның хыялы. Бу китапта вәгазь сөйләгәндә бөтен нигез бар. Коръән уку фәзыйләтләре дә язылган. Хәтта ничек укырга киңәшләр бар”, - дип искәртә кичәне оештыручы мөгаллимә Галия ханым Сафина. Кичәне дәвамлы итеп, аның киләсесен гыйнвар башында уздырырга планлаштыралар.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев