Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Камил хәзрәт Сәмигуллин ваһабчыларны фашистлар белән чагыштырды

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин ваһабчылык идеологиясенә каршы көрәш фашизмга каршы көрәш кебек булырга тиеш дигән фикердә. Без традицион кыйммәтләрне традицион булмаган тыкшынулардан саклаячакбыз, дип белдерде ул журналистлар өчен оештырылган ифтарда. Татарстан мөфтиең ваһабчылыкны тыярга кирәк дип чыгыш ясагач, аны башка караштагы мөселманарны төрмәгә утыртырга теләүдә гаепләделәр. Камил хәзрәт Сәмигуллин: "Фашизмга каршы ничек көрәшәләр?" - дигән сорау бирде һәм шушы мисалда мәсьәләне чишү юлын аңлатты. Ул бу проблеманы хәл итү юлын башка идеология тарафдарлары булганнарны эзәрлекләп, иректән мәхрүм итүдә түгел, ә ваһабчылык идеяләрен таратучыларга каршы көрәшергә кирәк дигән фикерне җиткерде. Террорчылык белән көрәшкәндә, аның нәтиҗәләрен түгел, ә тамырын юк итү юнәлешендә эшләргә кирәк, ди Камил хәзрәт. "Ислам дәүләте" террорчылык төркемендә (Россиядә эшчәнлеге тыелган оешма-ТИ.) ваһабчылар. Ул идеология китаплар, басма матбугат аша тарала. Фашизм кебек. Алар арасында да шул ук идея. Әгәр дә "Норд-Ост", Беслан вакыйгалар булмаса, мөселманнардан курыкмаслар, безгә башкача карарлар иде. Ислам диненнән курку шуңа күрә барлыкка килә. Экстремистлык, террорчылык идеясы булганда, исламнан курку дәвам итәчәк", - диде Камил хәзрәт Сәмигуллин. Мөфти фикеренчә, ваһабчылык идеологиясен тарату тыелган очракта, нәтиҗәле рәвештә көрәшергә мөмкин. "Россиядә ваһабчылыкны пропагандалау тыела. Әгәр дә бу тема пропагандалау башлана икән, мин гафу, тукта, бу бездә тыелган, дим".
Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев