Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Камил хәзрәт Сәмигуллин уразаны мәктәптә укыганда тота башлаган

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин мәктәптә укыганда ук ураза тота башлаган. Журналистлар өчен оештырылган ифтар мәҗлесендә билгеләп үткәнчә, Камил хәзрәт укыган сыйныфта ике укучы ураза тота торган булган. "Ничә ел ураза тотканымны әйтә алмыйм, әмма ифтар кич сәгать 15.50дә була иде. Аны соң ашала торган төшке аш дияргә була. Ураза тоту бик авыр булды дип әйтмәс идем. Безнең сыйныфта ике кеше ураза тотты. 10-11нче сыйныфларда Казанда укыгач, анда "Мөхәммәдия" мәдрәсәсе шәкертләре белән тоттык. Көн кыска булганлыктан, без бик уңайлы вакытта ураза тота башладык", - диде Камил хәзрәт Сәмигуллин журналистлар сорауларына җавап биреп.  

tatar-inform

Фото: архив tatar-inform

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев