Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Камил хәзрәт Сәмигуллин: “Республика ифтары уңышлы узды”

Кичә "Kazan-Arena" стадионында IV республика ифтары уздырылды. 10 меңнән артык кешегә исәпләнгән һәм 10 млн сумга төшкән һәм ил тарихында иң масштаблы ифтар булган. ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин чара төгәлләнгәннән соң журналистларга: “Минемчә, ифтар бик әйбәт, уңышлы узды. Шулай да, нәтиҗәләр соңрак ясалачак, әлегә берни әйтеп булмый”, – дип җавап биргән. Искәртеп үтик: чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, Казан мэры Илсур Метшин, шулай ук Татарстанның һәм кунак булып читтән килгән дини даирә вәкилләре, җәмәгать эшлеклеләре катнашты. Республика күләмендә дүртенче мәртәбә үткәрелгән мәҗлестә 10 меңләп кеше катнашуы көтелгән иде. Камил хәзрәт Сәмигуллин шул сандагы кешегә исәпләнгән чакыру билетларының тулысынча таратылып бетүен әйтте. Кичә иртән килеп тә, билет таләп итүчеләр булган. “Кеше шул рәвешле билет таләп итә икән, ул, һичшиксез, килергә тиеш иде. Без аларның килгәнлегенә ышанабыз” – диде мөфти. Шул ук вакытта ифтарда күпме кеше катнашуын төгәл генә санау мөмкин түгеллеген искәртте. Камил хәзрәт Сәмигуллин фикеренчә, ифтарда катнашучыларның составын исәпкә алганда, чараны халыкара дип атарга да була. Республикакүләм мәҗлестә Мисыр Гарәп Республикасының Россиядәге вәкиллеге хезмәткәрләре, Бахрейн Корольлегенең РФдагы вәкиле Әхмәд Абдулрахман әс-Саати катнашты. Мөфти сүзләренчә, соңгысы шундый күләмле ифтарны Бахрейнда уздырып карау нияте барлыгы, ислам илләрендә стадионнарның футбол уйнау өчен генә түгел, намаз уку өчен дә файдалану кирәклеге турында әйткән. Республика ифтарын Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, РФ Мөселман эшкуарлары ассоциациясе, “Казан-Арена” стадионы дирекциясе белән берлектә, уздырды, анда 800ләп волонтер эшләде. Соңгылары арасында респбулика районнарыннан килүчеләр дә бар иде. РФ Мөселман эшкуарлары ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрданов билгеләп үткәнчә, быел ифтарны уздыруга 100ләп эшкуар үзеннән өлеш керткән. Кемдер акчалата, азык-төлекләтә ярдәмен күрсәтсә, икенче берәүләр төзелеш материаллары, казаннар белән тәэмин иткән, волонтерлар җыярга булышучылар да булган

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев