Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан мөфтие Мамадышка эш сәфәре кылды

30 ноябрьдә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Мамадышка эш сәфәре кылды. Ул район башлыгы Анатолий Иванов белән биредә эшләп килүче мәдрәсәдә булды. Бу хакта Татарстан мөфтияте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мәдрәсә җитәкчесе Габдрахман хәзрәт Хәбибуллин мөдрәсәдәге уку-укыту эшләре турында сөйләде, китапханә белән таныштырды һәм сыйныфларны күрсәтте. Мөфти хәзрәтләре шәкертләр белән дә аралашты һәм аларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.

Мәдрәсә ачылуга сигез ел. Шул арада кичке бүлеген 130 кеше тәмамлаган. Бүгенге көндә мәдрәсәдә 150 кеше белем ала.

Аннары мөфти Мамадыш шәһәренең мәдәният йортында үткәрелүче Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Аксакаллар шурасы җыелышында катнашты.

Җыелышта Аксакаллар шурасының быелгы эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясалды. Зиратларны тәртиптә тоту, дин әһелләренең каберлекләрен барлауга кагылышлы мәсьәләләр күтәрелде. Чарага республика районнары аксакаллар шуралары рәисләре һәм мөхтәсибләре җыелган иде.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев