Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Камил хәзрәт Сәмигуллин: Дөнья нәрсәгә таяна?

2014 елның апрелендә Казанда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте зур тираж белән шәйх Таҗетдин Ялчыголның “Рисаләи Газизә” китабын дөньяга чыгара. Әлеге китапны кабаттан нәшер итү татар халкының дини тормышында мөһим вакыйгаларның берсе булды, чөнки Татарстанның мөселман җәмәгатьчелеге әлеге вакытка мондый рухи азыкка “сусарга” өлгергән иде инде. Әмма татар дин гыйлеме мирасының нигез ташын тәшкил иткән бу күркәм хезмәткә дә гаделсез һәм мыскыллы рәвештә таш атучылар табылды.
XVIII гасырның танылган дин эшлеклесе Таҗетдин Ялчыголның “Рисаләи Газизә” китабы – шигъри әсәр ул. Автор аның исемен үзенең яраткан кызы исеме белән атый, ул биредә Ислам дине нигезләре турында бәян итә, аның этик һәм әхлакый кыйммәтләренә дан җырлый, Аллаһы Илчесе салләллаһу галәйһи вә сәлләм мисалында ягымлы, ихтирамлы булу, кешелекнең югары кыйммәтләре турында яза һәм шуларга иярергә өнди. Лаеклы хуплау белән бергә, китап үзенә карата әзерлексез (әллә компетентсызлыктанмы?) укучылар арасында тискәре караш та уятты. “Раисаләи Газизә” үз вакытында халык арасында киң популярлыкка ия булып һәм 1917 елга кадәр берничә тапкыр күп тиражлар белән басыла килеп тә, XXI гасырда үз адресына күпләгән тәнкыйди фикерләр алды. Авторны - Таҗетдин Ялчыголны! - грамотасыз дип атадылар. Татар мәгърифәтчелеге үсешенә керткән өлеше, фәнни хезмәтләре һәм күпкырлы эшчәнлеге үзеннән соң тулы бер рухи мирас фондын калдырган Таҗетдин Ялчыголга! Ул галим, тарихчы, язучы, педагог, дин эшлеклесе, бар тормышын үз халкына хезмәт итүгә багышлаган Нәкышбәнди тарикате шәйхы булган. Шушы бөек казанышларга да карамастан, кайбер эшлеклеләр – безнең замандашлар аны дөрес булмаган риваятьләр һәм хәдисләр җиткерә дип гаепләү ташладылар, аның дөнья төзелешенә карата күзаллаулары алгарышка һәм фәнгә каршы килә һәм шуңа аны “әкиятче” дип атадылар. “Рисаләи Газизә” китабыннан бер өзек барыннан да бигрәк тәнкыйть утына салынды. Казанда чыккан 1897 елгы басмасында 8 биттә болай диелгән: “Аллаһы Тәгалә Җирне Балыкка урнаштырды. Аллаһ бу Җирдә Адәмнең нәселләре арасында ашау-эчүне бүлде. Кемгәдер Ул күбрәк бирде, ә кемгәдер азрак”. Алга таба шәйх Ялчыгол болай дип яза: “Ибне Габбас әйткәнчә, Җирнең җиде каты Үгезгә урнаштырылган”. Әлеге юлларны укыганда, тиешле белем дәрәҗәсе булмаган укучылар күренекле галим, дөрестән дә, Җир туры мәгънәсендә Балыкта һәм Үгездә утыра дип аңларга мөмкин. Әмма мәктәп программасыннан без беләбез ки, Җир ул – Кояш системасында Кояш тирәли әйләнүче эллипс формасына ия булган планета. Бер-берсенә каршы килүче әлеге ике тезисны ничек тәңгәл китереп була соң? Ялчыгол хәзрәтләре исә алар арасында уртаклыклар таба!
Алдан ук искәртеп куясым килә: теге яки бу өлкә буенча гыйлемнәргә карата аңлатма алу өчен нәкъ менә шушы өлкәдә эшләүче галимгә мөрәҗәгать итәргә кирәк, бары шул чакта гына төрле аңлашылмаучанлыклардан имин булырга мөмкин. Астрономия буенча сорауларны астрономнарга бирергә кирәк, кешенең тән төзелеше буенча сорауларны – анатомия белгечләренә, ә Коръәнгә аңлатмалар бирү буенча – әлеге дини фәнне өйрәнгән галимнәргә. Моннан тыш, һәр мөселман кешесе белә: фәнни факт әле бер тапкыр да Ислам, Коръән яки ышанычлы хәдисләр тарафыннан кире кагылмады. Ә менә фәнни теория яки гипотеза... Күпләр, дәлилләнгән фактны һәм гипотезаны аермыйча, фән һәм Ислам арасында күзгә күренеп тора торган “каршылыклар” табалар. Дөреслектә, Коръән һәм фәнни фактлар арасында бернинди дә капма-каршылыклар юк һәм ул була да алмый!
Шулай итеп, Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең сәхабәсе Ибне Габбастан җиткерелә ки, ул болай дигән: “Аллаһ Җирне Балыкка урнаштырды”. Әлеге хәбәрне хәдис фәне буенча күпләгән галимнәр дөрес дип тапканнар – шулар арасында имамнар әл-Хәким һәм әз-Зәһаби. Шулай ук имамнар әл-Баһави, әл-Куртуби һәм башка абруйлы Коръән тәфсирчеләре Кәгъбә әл-Әхбардан хәбәр китерәләр: “Аллаһ Нун исемле зур балык булдырды һәм аңа Җирне урнаштырды”. Ә менә Имам ибн Кәсир “әл-Бидая вә ән-Ниһая” һәм башка абруйлы галимнәр моңа охшаш хәбәрләрне “исраилият” категориясенә кертеп карыйлар. Ягъни яһүдләрдән һәм нәсаралардан кергән хикәятләрдән кергән сүз дип бәялиләр. Күп очракта исраилият нигезсез һәм хаклыкка туры килми. Әлбәттә, иң гади юл – әлеге хәбәрләрне дөрес түгел дип санау. Һәм безнең моңа хакыбыз бар, чөнки аларның ялгышлыгы турында бөек Ислам галимнәре әйтеп калдырганнар бит. Әмма нигезле дип әлеге тәнкыйди карашларны уздырган очракта да, дөнья турында күзаллауга аллегорик аңлатмага якын килергә безгә бу очракта берни дә комачауламый. Мисал өчен, имам әл-Баһави кебек галимнәр үз тәфсирендә зур фәрештә турында язалар, Бөек Раббыбыз аңа күкләрне һәм җирне тотып торуны боерган. Кайбер галимнәр дүрт фәрештә турында әйтәләр. Саур (Үгез) һәм Хут (Балык) – аларның исемнәре дигән фикер дә бар. Ул чакта сәхабәләрдән килгән хәбәрне фәрештәләргә күрсәтмә дип аңларга кирәк, галәмнәрнең Раббысы моны Галәмдә тәртипле хәрәкәт тоту өчен тышкы сәбәп итеп бар кылган. Болай итеп аңлатма бирү сөнниләрнең дөрес инанулары белән туры килә. Шулай ук “Җир Үгезгә һәм Балыкка нигезләнгән” дигән фикерне метафорик яктан аңларга мөмкин. Мисал өчен, без “Мөселманның калебе Рәхимле затның ике бармагы арасында” дигән хәдисне аңлагандагы кебек. Берәү дә бу гыйбарәне турыдан-туры мәгънәдә кабул итми. Чөнки Аллаһы әлеге сыйфатлардан азат! Әлеге сүзләрне дөрес итеп кабул итү, аңлау өчен хәдиснең дәвамы күрсәтеп тора: “Аллаһ аларның (калебләрен) ничек теләсә шул тарафка юнәлтә”. Башка сүзләр белән әйткәндә, Аллаһ Илчесе салләллаһу галәйһи вә сәлләм калебне кеше бармаклары арасында әйләндерә алучы (матди түгел, рухи) предметка тиңли алыр иде. Шулай ук Аллаһы бик җиңел рәвештә кешеләрнең калебләрен көферлектән иманга алып килә, томаналыктан хакыйкать яктылыгына алып чыга – һәм киресенчә. Без “Балык һәм Үгез” турында хәдискә шушы аңлатманы бердәнбер дөрес вариант дип расламыйбыз, әмма аны абруйлы галимнәр кабул иткәннәр, һәм ул хәдиснең контексты, безнең ышанулар һәм гарәп теле нормалары буенча, тулысынча дөреслеккә туры килә. Башкача әйткәндә, “Җир Үгезгә һәм Балыкка нигезләнгән” дигән сүзләр метафора буларак аңлашыла ала: Җирдә тереклек нигезен су һәм туфрак тәшкил итә. Алардан башка бер генә җан иясе дә булмас иде. Балык әлеге мисалда суны символлаштыра, ул кешеләр яши торган яр буенда яшәү рационының нигезен тәшкил итә. Ә Үгез җиргә ишарәли, чөнки кешеләр җир сөреп яшәгәннәр, аннары туклануның нигезен тәшкил иткән культуралар чәчкәннәр. Тагын бер аңлатма булырга мөмкин: “Үгез” дип гарәп телендә Үгезбозау йолдызлыгын атыйлар, ә “Балык” белән – Балык йолдызлыгын. Әлеге йолдызлыкларда билгеле бер вакытларда Кояш була. Шулай ук Җир дә билгеле бер вакыт аралыгында нәкъ менә алар арасында урнашып ала. Шуңа күрә “Җир нинди корылышта тора?” дигән сорауга җаваплар “Үгездә” яки “Балыкта” дип Җирнең нәкъ менә әлеге йолдызлыкларда урнашу мәгънәсенә карата әйтеләләр. Ә хакыйкать бары Аллаһы Тәгаләгә генә билгеле. Ничек кенә булмасын, акылы булган кеше үзе белмәгән мәгълүматны кире какмас. Безне, хәзерге заман буын вәкилләрен, аңлап җиткермәгән катлаулы әйберләрне гадиләштерү бизәмәс. Татар мөселманнарының тарихи хәтерен яңартырга һәм атаклы татар дин галимнәренең исемнәрен мәңгеләштеререгә кирәк дибез икән, иң беренче чиратта дин кардәшләребездә милли мирасыбызга карата – әһле сөннәт вә җәмәгатьнең абруйлы галимнәре хезмәтләренә - мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләү өстендә зарур. Әгәр без аларның белемнәренә ышанмасак, бу хөрмәтне булдыру мөмкин эшме соң? Абруйлы кешеләрне һәм аларның лаеклы гамәлләрен танымау – ялгыш адымга, сектага юл ул. Безнең сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дигән: “Аллаһының ярдәме күпчелек (җәмәгать) белән. Ә кем дә булса әлеге юлдан тайпылса – Җәһәннәмгә эләгәчәк”. Аллаһы Тәгалә безне шуннан сакласа иде!
Интертат
Фото: Михаил Захаров

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев