Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Камил хәзрәт Сәмигуллин: "Дин өчен борчылган һәр мөселман һәм журналист ДАИШка каршы көрәшкә үз өлешен кертергә тиеш"

Бүген Татарстан Фәннәр академиясендә "Онлайн ММЧ: мәгълүмат кырында ДАИШка каршы тору" халыкара фәнни-гамәли конференциясенең пленар утырышы булды. Россия төбәкләреннән, якын һәм ерак чит илләрдән дин әһелләре, журналистлар чакырылган әлеге чара, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге “Россия – ислам дөньясы” стратегик күзаллаулар төркеме чараларын тормышка ашыру максатыннан, шулай ук Россия һәм Ислам хезмәттәшлеге илләренең "Россия - Ислам дөньясы: KazanSummit" VIII халыкара икътисади саммиты кысаларында үткәрелгән чараның беренче өлеше төшкә кадәр "Корстон" комплексында узды. Пленар утырыш, гадәт буенча, Коръән уку белән башланып китте. Чара ТР мөфтие урынбасары Рөстәм Батров рәислегендә үтте. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашучыларны сәламләп: "Бүгенге заманда массакүләм мәгълүмат чаралары, вакыйгаларны яктыртуда төп рольне башкарудан тыш, белем таратуда һәм иҗтимагый фикер формалаштыруда әһәмиятле инструмент булып тора. Шуны да әйтергә кирәк: ММЧ сугыш коралына әйләнеп бара. Мәгълүмат чараларының роле һәм мөһимлеге елдан-ел үсә. Бүген телевидение, радио, газета, интернет дөньяның әйдәп барган илләре кулында "йомшак" инструмент булып тора. Шуңа күрә дәүләт һәм иҗтимагый инструментлар халыкка таратылган мәгълүматның идеологик эчтәлегенә аеруча игътибарлырак булырга тиеш. Еш кына аларда фашизм, атеизм, шовинизм чалымнары күренә. Кызганыч, бу проблемалар ислам дөньясын да читләтеп узмый", - диде ул һәм ММЧның күбесе йөзләренә плюраллизм битлеге киеп, җәмгыятькә ДАИШ идеологиясен таратуын билгеләп үтте. Камил хәзрәт фикеренчә, ДАИШның исламга бернинди катнашы юк. Сүзен раслау өчен ул хәдисләрдән мисаллар китерде. "ДАИШ сугышчылары - ислам артына яшеренгән, хәрбиләшкән бандитлар. Бу хакта ДАИШ эшчәнлеген тәнкыйтьлүче мөселман галимнәренең әйтүләреннән беләбез. ДАИШ өчен дөньякүләм сәясәт берләшкән. Ул идарә итеп була торган хаос инструменты гына", - диде республиканың ислам дине лидеры һәм әгәр бу сүзләр дөрес булмаса, социаль челтәрләрдә әлеге оешмага чакырган, аңа кушылырга өндәгән йөзләгән аккуантлар барлыкка килмәс иде дигән фикер әйтте. ДАИШ үзенең идеологиясен төрле телләргә, шул исәптән русчага, тәрҗемә итеп таратуын, шуңа да бу оешманың 30 процентын мөселманнар һәм мөселман илләреннән чыгучылар тәшкил итүен ассызыклады республика мөфтие. "Билгеле булганча, ММЧга гадәти хәрби чаралар белән каршы тору мөмкин түгел. Мәгълүмат бернинди каршылыкларга очрамыйча, чикләрне уза. Бүгенге көндә бөтен дөнья мәгълүмати сугышта катнаша. Диструктив идеологиядән иң яхшы саклаучы ул - альтернатив матбугат", - дип саный Камил хәзрәт. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең бу өлкәдәге тәҗрибәсен уртаклашты. Нәзарәтнең социаль челтәрләргә дә игътибар бирүен билгеләп үтте. Мондый эшләрне башка нәзарәтләр дә алып барсын иде, дигән теләк әйтте. "Ислам - тынычлыкка, гаделлеккә чакыра торган пакь дин. Мөгаен, мөселманнарның элеккеге имиджын кайтару өчен дистә еллар тырышырга кирәк булыр. Чөнки исламга бернинди катнашы булмаган ДАИШ террорчылары дингә салган зыян бик зур. Элек мөселман булганнар, хәзер кәферләргә әйләнгән. Дин өчен борчылган һәр мөселман һәм журналист ДАИШка каршы көрәшкә үз өлешен кертергә тиеш", - дигән өндәү белән тәмамлады чыгышын Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев