Камил Әбләзов фикеренчә, тарихыбызны күбрәк Кытай тарихчылары өйрәнә

Безнең тарихны Кытай тарихчылары күбрәк өйрәнә. Бөтенроссия төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте советы рәисе Камил Әбләзов шундый фикердә. I Бөтенроссия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр корылтае пленар утырышында ул шулай дип белдерде. "Безнең тамырларыбыз барып тоташкан Урта Азия татарлары хакында тарих хаман да фәнни институтлар, Россия һәм Татарстан галимнәре тарафыннан өйрәнелмәгән. Бәлки моңа вакыт та җитмидер. Бу битәрләү түгел, ә үкенеч. Татарларның Алтын Урданы төзүче буларак тарихын өйрәнү бик зур эш һәм без аны өйрәнергә тиеш", - диде галим. Аның фикеренчә, Болгар музей-тыюлыгын торгызу белән мавыгып, без Болгар чорының татарлар тарихында бик кечкенә өлеш икәнен онытабыз. "Безгә Алтын Урда тарихын тирәнрәк өйрәнү кирәк. Чөнки без дәүләт нигезен тәшкил иткән милләт булганбыз. Алтын Урдадан соң барлыкка килгән дәүләтләрне дә өйрәнергә кирәк. Чөнки алар Россия империясе һәм хәзерге Россияне төзүдә зур өлеш кертә", - дип саный Камил Әбләзов. Әгәр дә без тарихыбызны өйрәнсәк, белсәк, яшьләребезгә киләчәктә яшәү җиңелрәк булачак, ди ул. "Авыларыбызның тарихын өйрәнү безнең көчебездән килә. Без халкыбызның тарихи яшәешен күзалларга ярдәм итәбез. Тарихыбыз, телебез, яши торган җиребез - безне этнос буларак күрсәтә торган нигез", - дигән фикердә галим.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: