Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Камералар саны артмаячак, әмма аларның сыйфаты яхшырачак" - Рифкать Миңнеханов

Татарстан Премьер-министры урынбасары Шамил Гафаров рәсми рәвештә “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” дәүләт бюджет оешмасы коллективына һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча ЮХИДИ идарәсе хезмәткәрләренә яңа җитәкчене тәкъдим итте.

Структураны Рифкать Миңнеханов җитәкли. Моңа кадәр ул 1997 елдан башлап 2016 елның августына кадәр Татарстанның баш дәүләт автоинспекторы вазифасында булды. Яңа җитәкче үз чыгышында ул җитәкләгән структураның нинди юнәлештә эшләячәге белән таныштырып китте.

«Июнь аенда без Татарстан Хөкүмәте карары белән ике дәүләт бюджет оешмасын: “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” дәүләт бюджет оешмасын һәм “Укыту программаларын финанслау дирекциясе”н берләштердек», – дип билгеләп үтте Шамил Гафаров. Карар РФ Президенты Владимир Путинның әлеге эшне май аенда кушуы нигезендә кабул ителгән.

«22 ноябрьдә, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Рифкать Нургали улын “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” дәүләт бюджет оешмасы директоры итеп билгеләргә, дигән карар кабул итте. Без аны шуның белән котлыйбыз», – дип билгеләп үтте Шамил Гафаров.

Берләштерелгән ике оешманың элеккеге җитәкчеләре: Әнәс Адыев, ул “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” дәүләт бюджет оешмасын җитәкләгән һәм “Татарстан Республикасында юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча укыту программаларын финанслау дирекциясе” дәүләт казна оешмасын җитәкләгән Ислам Галләмов Рифкать Миңнехановның урынбасарлары булды.

«Бүген бераз моңсу, билгеле, әмма бернишләп булмый, - дип шаярып башлады чыгышын Ислам Галләмов, – Рифкать Нургалиевичны аттестацияле тормыштан гражданнар тормышына күчүе белән котларга рөхсәт итегез». «Рифкать Нургалиевичны үз чиратымда яңа вазифа белән котлыйм, без ул ЮХИДИ җитәкчесе булганда бергә эшләгән кешеләр. Биредә дә зур эш фронты көтә, көч һәм энергия шактый кирәк булачак», – диде Әнәс Адыев.

ТР буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин исеменнән Рифкать Миңнехановны министр урынбасары Дамир Динниулов котлады. «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы структурасы бик мөһим эшләрне башкара. Татарстан Эчке эшләр министрлыгы юл кагыйдәләре бозылу профилактикасы буенча программалар белән шушыннан тәэмин ителә, хезмәттәшлек югары дәрәҗәдә дәвам итәчәк», – дип билгеләп үтте Дамир Динниулов.

Рифкать Миңнеханов та чыгышын шаярудан башлады. «8 августта үземнең эштән китүем турында хәбәр иткәч, дөресен генә әйткәндә, җилкәдәге “камытны” салдым да ирекле йөзүгә киттем дип хис иткән идем үземне. Миңа әйбәт иде бүгенге хәл булганчыга кадәр», диде ул елмаеп.

«Камералар саны артмаячак, әмма аларның сыйфаты яхшырачак. Контроль тулысынча автоматлаштырылырга тиеш. Баштан ук шундый юнәлеш билгеләнгән иде: инспектор һәм юл хәрәкәтендә катнашучыны мөмкин кадәр азрак очраштыру. Видеофиксация ярдәмендә моңа бераз ирешелде. Йөк ташучылар белән юл-патруль хезмәте хезмәткәрләре контактын да дәүләт бюджет оешмасы ярдәмендә минимальгә калдырачакбыз», – дип билгеләп үтте Рифкать Миңнеханов.

ТР Премьер-министры урынбасары Шамил Гафаров Рифкать Миңнехановның әлеге вазифага бик тиз ризалашмавын, күндерү эшләрендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков һәм республика җитәкчелеге катнашы барлыгын җиткерде.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев