Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстанда йөк машиналарына тавыш белән идарә итү системасы кертеләчәк!

2018 елда "КАМАЗ" заводы үз йөк машиналарына Санкт-Петербургның "Сөйләм технологияләре үзәге"ндә эшләнгән тавыш белән идарә итү системасы кертәчәк.

Модуль мультимедиа-навигация комплексы тавышы ярдәмендә идарә итү мөмкинлеге бирәчәк. Ул машина йөртүченең тавыш командаларын раслаячак. Мисал өчен йөртүче тавышы белән навигация, мультимедиа (радионы, дискта җырлырны күчерү), телефон китабы белән идарә итә алачак яки автомобильнең беренчел диагностикасы белән таныша алачак дип яза «Коммерсантъ».

Андый машиналарны 2017 ел ахырында чыгара башлау планлаштырыла.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев