Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"КАМАЗ" мәдәният сараенда беренче тапкыр "Яр Чаллы хуҗабикәсе – 2017" бәйгесе узачак

15 март көнне “КАМАЗ” мәдәният сараенда “Яр Чаллы хуҗабикәсе – 2017” бәйгесенең финалы узачак. Бу хакта "Шәһри Казан" газетасы яза. Әлеге чара шәһәрдә беренче тапкыр уздырыла. Аның максаты – хуҗабикәләрне күпкырлы талант ияләре булуын ассызыклау. Финалда алты хатын-кыз ярышачак. Алар үзләре белән таныштырып, иҗади номер, “лайфак” дип аталган файдалы җиңел киңәшләрне күрсәтеп, “Блиц-опрос”та сорауларга җаваплар бирәчәкләр. “Кулинар сәнгать” дип аталган этапта хуҗабикәләр үзләре әзерләгән 3 ризыкны жюри әгъзаларына тәкъдим итеп, аны әзерләү осталыгы белән дә бүлешәчәкләр. Моннан тыш “КАМАЗ” мәдәният сараеның социаль челтәрдәге битендә бәйгедә катнашучы ханымнарның фотолар буенча тавыш бирү дә бара. Анда җиңү яулаган хуҗабикә “Интернет симпатиясе” номинациясенең җиңүчесе булып танылачак. Бәйгенең оештыручылары – Яр Чаллы Башкарма комитет һәм “КАМАЗ” мәдәният сарае.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев