Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Камал театрында Сөмбел Гаффарова әсәре буенча куелган "Килмешәк" спектакленең премьерасы узды (ФОТО)

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында Сөмбел Гаффарова әсәре буенча куелган “Килмешәк” спектакленең премьерасы булды! Спектакльнең режиссеры – Фәрит Бикчәнтәев, рәссам – Альберт Нестеров. Премьераны шулай ук 17 октябрьдә, 3 һәм 29 ноябрьдә күрергә мөмкин. "Килмешәк" спектакленең герое Нәкыйп сугыштан соң, язмышына буйсынып, Канадага килеп эләгә һәм тормышын өр яңа биттән башлап җибәрә. Канаданың зур булмаган бер шәһәрендә ул татар авылындагыча яши башлый - бәрәңге үстерә, Хэллоуин урынына Сабантуй уздыра. Хатынына да ул Джоанна дип түгел, ә татарча "Җаным" дип эндәшә. Көннәрдән бер көнне аның кебек үк "килмешәк", ләкин тамырлары Шотландиядән булган күршесе Самуэль, элеккеге совет гражданнарына кире СССРга кайтырга рөхсәт ителә һәм аларга бернинди дә куркыныч янамый дигән хәбәр алып килә... Нәкыйп Ватанына кайтырмы? Сөйгәне белән очрашырмы? Әнисенең каберенә килерме?  [gallery link="file" columns="1" size="large" ids="34902,34903,34904,34905,34906,34907,34908,34909,34910,34911"]
Яңалык һәм фотолар Г.Камал театры сайтыннан алынды

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев