Зур залның ике тәрҗемәчесе, бер-берсенә күрше булган, аерым бүлмәләрдә утыра. Бүлмәләрдән тамаша залы һәм иң сәхнә күренеше ачыла. Чөнки, тәрҗемә вакытында тәрҗемәчегә иң югары төгәллеккә ирешү өчен, актерларның һәр хәрәкәтен күзәтергә һәм тамашачы күзлегеннән карарга кирәк. Бүлмәләрдә бер генә артык әйбер дә юк, анда хәтта өч кешегә утыру да авыр. Шундый һәр «оя»да микрофонлы өстәл һәм бер урындык бар.
Заводта эшләү һәм театрга булган мәхәббәт
Берничә ай элек татар теленнән инглиз теленә тәрҗемәче вакансиясенә Фәридә Әхмәтшина килә. Аңа кадәр ул Түбән Каманың «Эластик» заводында синхронист булып эшли, документларны һәм эшлекле сөйләшүләрне телдән һәм язмача тәрҗемә итә. Фәридә үзе сөйләгәнчә, ул бервакытта да театрларга битараф булмый, хәтта кайчандыр актриса булырга да хыялланган.Тавыш белән күп уйнамаска
Зөлфия Шәмсуарова – Камал театры актеры Раил Шәмсуаровның тормыш иптәше, татар теленнән рус теленә тәрҗемәче булып 2 елга якын эшли. Театр училищесын тәмамлаган, актриса булу хыялын чынга ашыру өчен хәзер дә укуын дәвам итә. Башта югалып калдым, чөнки көндәлек тормышта мин татарча сөйләшәм, - дип сөйли Зөлфия. «Русчага тәрҗемә итәргә курыктым. Аннан соң миңа текст бирделәр, тыңладылар һәм барысы да яхшы диделәр. Шулай итеп, мин тәрҗемәче булып эшли башладым», - дип уртаклашты ул.Үзеңнән өстәмәләр булырга тиеш түгел
Тәрҗемәчеләр, актерларның репликаларын «сүзен-сүзгә» кабатлап максималь төгәллеккә ирешәләр. Бу беренче чиратта, ике телне дә белгән, ләкин барыбер колакчыннар алган тамашачыларның таләбе, ди Зөлфия Шәмсуарова. «Алар хәтта соңыннан «монда сез башка сүз әйттегез» дип тә әйтәләр».
Камал театры тәрҗемәчеләре бертөрлеклеккә каршы
Синхрон тәрҗемәдә тавыш бер төрле генә булырга тиеш түгел, дип саный Зөлфия Шәмсуарова. «Спектакльдән соң тамашачыларның килеп үзләренә минем тәрҗемә итү ошаганын әйткәннәре булды, чөнки тавышым бер төрле генә түгел», - дип сөйли ул.
Форс-мажорлар
Моннан тыш, озаклап тыңлап торырга һәм тулысынча спектакльгә «кереп китәргә» ярамый, иң мөһиме – текст белән эшли белү, ди Зөлфия, шулай ук үзе белән булган кызыклы очракны да искә төшерде. «Әгәр дә спектакльне озак тыңласаң, бутала башлыйсың. Бервакыт ялгыш татарча әйтеп җибәрдем, ягъни актер артыннан кабатладым. Миңа бу кызык булган иде. Шулай ук актерлар белән бергә көлгән вакытлар да булды, чөнки болай гына утыру мөмкин түгел. Спектакльдә мин дә катнашам, безнең бүлмәдә дә нәрсә дә булса туа», - дип сөйли ул. Фәридә «Мәхәббәт FM» спектакле куелышындагы кызыклы очракны искә төшерә. «Спектакль вакытында бик нык көләсем килде. Барыбер тыелып кала алмадым, гәрчә тәрҗемәчегә көләргә ярамый. Бу спектакльне аңа кадәр караганым булса да, һәрвакытта да шул ук хәл кабатлана», - дип үз тәҗрибәсе белән уртаклаша Фәридә.Тәрҗемәчеләр үз тавышларын ничек кайгырта
Театр тәрҗемәчеләренең дә, опера җырчылары кебек үк, тавыш белән эшләү серләре бар икән. Мәсәлән, Зөлфия Шәмсуарова тавышын «бәрхет» кебек йомшак итү өчен махсус күнегүләр эшли һәм туклану рационына зур игътибар бирә. «Туңдырма гомумән ашамыйм, көнбагыш та ашамаска тырышам. Иң яраткан эчемлегем – ромашка чәе, ул тавыш өчен бик файдалы», - дип сөйләде ул.Ни өчен Камал театрына «читтән» кешеләр алмыйлар?
Тәрҗемәче булып эшли башлаган бирле яңа кешеләрне, ял көннәрендә, кич, бәйрәмнәрдә, ә кайвакытта көненә берничә спектакльдә эшләячәкләрен башта ук кисәтеп куялар. Камал театрның баш мөхәррире сүзләренчә, нәкъ шуның өчен хәзер рус теленә өч кеше тәрҗемә итә. Ул безгә Камал театрына рус теленә тәрҗемәче вакансиясенә сайлап алу булмавын сөйләде. «Әлеге вакансиягә без читтән тәрҗемәче эзләмәдек, чөнки безнең тәрҗемәдә эшләрлек үзебезнең артисткаларыбыз да бар. Штатта бары тик Эльвира апа гына бар иде. Аңа көн дә уку авыр, бу бик күп көч сорый торган хезмәт», - дип сөйләде Гөлнур Гиматова. Рус теленә тәрҗемәче театр белән гастрольләргә дә йөри. «Мәсәлән, Мәскәүгә без радиоколакчыннар алып барабыз, чөнки аларда, гомумән, тәрҗемә системасы юк, ягъни алар рус телендә уйныйлар һәм кеше аңларга тиеш», - дип билгеләп үтте мөхәррир. Конкурс бары тик инглиз теленә тәрҗемәчеләр өчен генә булды. Театр берничә резюме кабул итте, - дип сөйли Гөлнур Гиматова. «Кешеләр килгәч, без аларга эшнең нидән гыйбарәт булачагын аңлаттык. Бер кыз инглиз теленә тәрҗемәче вакансиясенә килгән иде һәм тыңлаулардан соң, ишетү сәләтемне югалтасым килми дип, эшләүдән баш тартты», - дип сөйли мөхәррир. Гөлнур Гиматова сөйләвенчә, театрга һәрвакытта да театрны белгән һәм аны яраткан кешеләр тәрҗемәче буларак чакырулы булган. Аның сүзләренчә, театраль белем, куелган сәхнә тавышы һәм рус телендә акцентсыз сөйләшә белү мөһим.Бар тормышың – театр булганда
Камал театрында тәрҗемә системасы 1970 елларда барлыкка килә, ул вакытта текстларны рус телендә акцентлары булмаган актрисалар укыган. Эльвира Шәрәфиева театрга эшкә 1975 елда килә. Ул Мәдәният институтының театр-режиссерлык бүлеген тәмамлаган була һәм күчмә театрда актриса булып эшләргә тели. Соңыннан ул Камал театры актерына кияүгә чыга һәм аның белән бергә театрда эшләргә карар кыла. Театрны яратырга, аның белән яшәргә кирәк. Минем ирем актер, шуңа күрә без театрда яшәдек дисәм дә була, дип билгеләп үтте Эльвира Шарафиева. Төрле вакытларда театрда аның кызы да, кияве дә, хәтта оныгы да эшлиләр, хәзерге вакытта бер оныгы актриса булырга укый. "Хәзерге система да шул ук, бары тик аппаратура гына башка төрле, заманча, бу бик уңайлы, ә гомумән, артык үзгәрешләр юк», - дип сөйләде театрда 40 елдан артык тәрҗемәче булып эшләгән Эльвира Шәрәфиева. Эльвира Шәрәфиева сүзләренчә, театрда вакыт сизелми дә уза. «Эшләгән вакытта, тулысынча театрга кереп китәсең, хәтта үзең дә спектакльдә катнашкан кебек. Вакыт сизелмичә дә үтә, хәтта 40 елның узганын да, монда олыгайганымны да сизмәгәнмен. Камал театрына япь-яшь кыз булып килгән идем, хәзер әби булдым инде», - дип сөйләде ул. Мондый эш өчен театраль белем, яхшы дикция һәм түземлелек кирәк, дип билгеләп үтте Эльвира Шәрәфиева. «Үзеңнең тормышка карашың, тормыш тәҗрибәң булырга тиеш, монсыз гына тамашачыларга текст тыңлап утыру кызык түгел. Моннан тыш, безгә һәрнәрсәгә үз карашыбызны булдыру мөһим. Текстка шәхси мөнәсәбәтебез бар, тамашачы безнең хисләрне генә түгел, уңай һәм тискәре карашны да сизәргә тиеш», - дип белдерде тәрҗемәче ханым.
Нет комментариев