Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Камал театрында Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Равил Шәрәфиевның юбилей кичәсе узачак

Камал театрының Зур сәхнәсендә Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Равил Шәрәфиевның 80 яшьлек юбилей кичәсен оештыралар. Кичә программасында спектакльләрдән өзекләр һәм актерның иҗатташ дусларыннан котлаулар булачак, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте. Кичәнең сценарий авторы Илтөзәр Мө­хәмм­әт­га­ли­ев, режиссеры – Радик Бариев. Юбилей 9 апрельдә була. Башлана: 19.00 сәгатьтә. Белешмә өчен: Равил Шәрәфиев - Та­тарс­тан­ның М.Җә­лил исе­мен­дә­ге бүләге лау­ре­а­ты (1978), Татарстанның һәм Россиянең халык артисты (1978, 1988), Та­тарс­тан­ның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премия лауреаты (1992). 1938 елның 5 апрелендә Татарстанның Ба­лык Бис­тә­се ра­йо­ны Олы Сол­тан авы­лын­да туа. 1961 ел­да Мәс­кәү­нең Щеп­кин исе­мен­дә­ге Юга­ры те­атр учи­ли­ще­сын (татар студиясе) тә­мам­лагач, Та­тар ака­де­мия те­ат­ры­нда эшли башлый.
Татар-информ
Фото: Султан Исхаков

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев