Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Камал театры легендар спектакльләрен видеосәхнәгә кайтара

Камал театры "Әлдермештән Әлмәндәр", "Ахырзаман" һәм "Телсез күке" спектакльләренә билетларны сатуга чыгарган. Бу хактагы хәбәрне театрның матбугат үзәге җитәкчесе Илшат Латыйпов раслады. Кайчандыр театрның репертуарында булып, халык хәтерендә һәм татар театры тарихында калган спектакльләр "Камал мәктәбе" проекты кысаларында видеоязмада күрсәтеләчәк. "Камал мәктәбе" – театрның яңа проекты. Ул "Театр блогерлары мәктәбе"ндә укучылар идеясе белән тормышка ашырыла", – дип аңлатты Илшат Латыйпов. Мәгълүмат өчен: "Камал мәктәбе" театр тамашачысы мәктәбе – Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының белем бирү проекты. Сәнгатьнең һәр юнәлешен тарихи, социаль, сәяси һәм әхлакый контекстсыз күз алдына китерү мөмкин түгел. Мәктәптә Камал театрының легендар спектакльләре лекторий, бәхәс, мастер-класс, ток-шоу һәм башка форматларда күрсәтелеп, әлеге контекст тамашачылар һәм экспертлар ярдәмендә аңлатылачак. Проектның максаты – сәхнә сәнгате аша яңа белем биреп, тамашачыларны театр сәнгате дөньясына тарту. "Театр блогерлары мәктәбе"нә йомгак ясалганда театрның легендар спектакльләрен видеоязмада күрсәтү идеясе белән журналист һәм музыкант Рәдиф Кашапов чыккан иде. Оештыручылар ул вакытта бу идея буенча фикер алышынганын, әмма театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәевның моның тамашачы өчен кызыклы була алуына ышанып бетмәвен әйткән иде. "Без аны ышандыра алдык", – диде Илшат Латыйпов. Ул проектның оештыручылар монологына түгел, ә тамашачы белән диалогка йөз тотуын ассызыклады. Проект 26 гыйнварда Камал театрының Кече залында тәкъдим ителәчәк. Башлана – 18.00 сәгатьтә. Ул көнне Чыңгыз Айтматов әсәре буенча куелган "Ахырзаман" спектакле видеоязмада күрсәтеләчәк. Спектакльнең режиссеры – Дамир Сираҗиев. 9 февральдә тамашачыга "Әлдермештән Әлмәндәр" видеоязмада күрсәтелә. Драматург – Туфан Миңнуллин, режиссеры Марсель Сәлимҗанов. 23 февральдә Фәрит Бикчәнтәев куелышында Зөлфәт Хәкимнең "Телсез күке" спектакленең видеоязмасы буенча фикер алышыначак.
Рузилә Мөхәммәтова, Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев