Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Камал театры легендар спектакльләре видеоларын күрсәтүне киләсе сезонда дәвам итәчәк

Камал театрының легендар спектакльләрен күрсәткән “Камал театры” мәктәбе яңа театр сезонында да дәвам итәргә мөмкин. Бу хакта театрның PR һәм маркетинг буенча директор урынбасары Илшат Латыйпов хәбәр итә. “Татар театры тарихында этапны тәшкил иткән спектакльләр күп булды. Беренче сезонда сигез спектакльне күрсәтеп, фикер алышырга өлгердек. Хәзер “Камал мәктәбе”нең 2нче сезоны репертуарын билгелибез. Тамашачыны бик күп яңалыклар көтә”, - диде ул “Татар-информ” хәбәрчесенә. Илшат Латыйпов нинди спектакльләр һәм сюрпризлар булуы турында әйтмәде. “Арада яңарак кына сәхнәдән төшкән спектакльләр дә, 80-90нчы елларның легендар куелышлары да булачак”, - диде. Камал театрының бик күп легендар спектакльләренең сыйфатлы видеоязмалары калмаган - “Камал театры” проекты тамашачыларына моны еш билгеләп үтәргә туры килде. “Камал мәктәбе”нең яңа сезоны репертуары да бу проблемага бәйле булачак. “Күп спектакльләрнең сыйфатлы язмалары юк. Шулай да кайбер видеоязмалар бар. Алга таба Татарстан Республикасы Милли архивының Дәүләт аудиовизуаль документлар үзәк архивы безнең партнерыбыз булыр дип ышанабыз”, - ди Илшат Латыйпов. “Камал мәктәбе” проекты кысаларында лекторийлар, мастер-класслар, ток-шоу форматында легендар спектакльләрнең видео язмалары күрсәтелә, экспертлар һәм тамашачылар белән әңгәмәләр уздырыла. Проектның максаты - сәхнә сәнгате аша яңа белем биреп, тамашачыларны театр сәнгате дөньясына тарту.
Татар-информ
Фото: Салават Камалетдинов

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев