Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Камал театры классик драматург Нәкый Исәнбәтнең "Миркәй белән Айсылу" спектаклен сәхнәләштерә

Аны театр режиссеры Илгиз Зәйниев куерга алынган. Спектакль киләсе сезон ачылышы премьерасы булыр дип уйланыла. Бу хакта Илгиз Зәйниев Әлмәт театрының Казан гастрольләре алдыннан оештырылган матбугат конференциясендә әйтте. Илгиз Зәйниев үзенең өченче тапкыр Нәкый Исәнбәткә алынуын билгеләп үтте, Нәкый Исәнбәтне татарның Шекспиры дип атады. Камал театрының матбугат үзәге җитәкчесе Илшат Латыйпов хәбәр итүенчә, төп рольләрдә Эмиль Талипов белән Ләйсән Фәйзуллина уйнаячак. Мәгълүмат өчен, Айсылу – яңа гына театрда эшли башлаган Дания Нуруллинаны халыкка таныткан рольләрнең берсе. Нәкый ага Исәнбәтнең «Миркәй белән Айсылу” пьесасындагы Айсылу роле – театрга килгәч башкарган беренче ролем”, – дип сөйли Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Дания Нуруллина. Ул куелышта Миркәй ролен Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Ренат Таҗетдинов башкарган. Шунысы кызык, төп рольләрен уйнаган артистлар икесе дә кызларына Айсылу дип исем кушкан.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев