Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Камал театры 110 сезон премьераларына VIP-абонементлар уйната

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры 110 еллык юбилее хөрмәтенә "Камал театры, мин сине яратам!" видео-конкурсы башлануы турында игълан итә. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә театрның матбугат секретаре Илшат Латыйпов хәбәр итте. Агентлык әңгәмәдәше сөйләгәнчә, театрда мондый уеннар өченче сезон үткәрелә. 2014 елда камаллылар театр турында интернет-эссегә бәя бирде, бүләккә Гөлсу Төхвәтуллина ия булган иде. Узган сезонда иң яхшы урыннарга барлык премьералар абонементын Миләүшә Хөсәенова отты, ул татар театры тарихы конкурсында җиңде. Быелгы конкурста катнашу өчен театр почтасына 3 минуттан артмаган видеоролик җибәрү зарур, анда автор үзенчәлекле һәм сәнгати формада театрга мәхәббәтен белдерергә тиеш. Роликлар 15 августтан 15 сентябрьгә кадәр кабул ителә. 16-18 сентябрьдә жюри Г.Камал театрының баш режиссеры, Татарстан Театр эшлеклеләре берлеге рәисе Фәрит Бикчәнтәев җитәкчелегендә иң яхшы 10 видеороликны сайлап алачак һәм алар арасында ачык тавыш бирү уздырылачак. 19 сентябрьдә конкурс оештыручылар үткәргән сораштыру нәтиҗәләре буенча ВИП-абонемент иясе билгеле булырга тиеш. Конкурста җиңүче 3 октябрьдә игълан ителәчәк. VIP-абонемент иясе 7 октябрьдә сезон ачылышында бүләкләнәчәк. Илшат Латыйпов конкурста катнашу өчен яшь буенча чикләүләр юк дип белдерде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев