Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Кама Тамагы районының Куйбышев Затонында Кыш бабайлар парады узды

Кама Тамагы районының Куйбышев Затонында Кыш бабайлар парады булды, дип хәбәр итә урыннан “Волжские зори” газетасы. Конкурс рәвешендә үткәрелгән әлеге кызыклы чарада өч команда катнашты. Анда Затон мәктәбеннән укучылар, кадетлар мәктәбеннән педагоглар һәм өченче командада “Аэлита” бию коллективы ярышты. Тамаша кылучыларны уеннарга, әйлән-бәйләннәргә, биюләргә җәлеп итеп, Кыш бабай һәм Кар кызыннан торган парлар өч ярышта күңел күтәрде. Нәтиҗәдә, яхшы бәйрәмчә кәеф җиңде, диелә Кама Тамагы районы басмасында.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев