Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Калмык Республикасында Туфан Миңнуллинның "Әлдермештән Әлмәндәр" пьесасы сәхнәләштереләчәк

Калмык Республикасының Б.Басанганов исемендәге милли драма театрында танылган татар драматургы Туфан Абдулла улы Миңнуллинның иң популяр әсәләренең берсе булган “Әлдермештән Әлмәндәр” пьесасын сәхнәләштерү өстендә эшлиләр. Спектакль калмык телендә «Ай, да хитрый!» исеме белән куелачак. Спектакль премьерасы 2017 елның декабрь аенда планлаштырыла. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, пьеса 1975 елда язылган. 1976 елда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында сәхнәләштерелде. 1979 елда әсәрнең авторы  драматург Туфан Миңнуллин,  сәхнәгә куючы режиссер Марсель Сәлимҗанов һәм Әлмәндәр бабай ролен башкаручы артист Шәүкәт Биктимеров, РСФСРның К.С.Станиславский исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була. «Әлдермештән Әлмәндәр» пьесасы Йошкар Ола шәһәренең Яшь тамашачылар һәм академия театрларында мари, Мурманск шәһрендә рус телләрендә сәхнәләштерелә.
Бөтендөнья татар конгрессы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев