Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Калеб. Яңа дулкын" иҗади берләшмәсе Габдулла Тукай турында документаль спектакль тәкъдим итәргә уйлый

“Калеб. Яңа дулкын” иҗади берләшмәсе Казанда Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының Кече сәхнәсендә тамашачыларга Габдулла Тукай турында вербатим (документаль спектакль) тәкъдим итәргә уйлый. Бу уңайдан спектакльне оештыручылар Казанда Язучылар берлегендә беренче җыелышны үткәрде. "Калеб" яңа буын җыены җитәкчесе, журналист, филология фәннәре кандидаты Гүзәл Сәгыйтова әзерлекнең инде башлануын әйтте. “Вербатимның драматургия материалын әзерләү бик озак вакыт ала. Эш дәвамында төрле кешеләрдән, мәсәлән, табиб яисә актердан, яисә гап-гади әбидән интервью алып, аларны берләштереп, бер әсәр формалаштырырга исәп.  Шуңа сценарий бик озак туплана. Тукай турында сораулар алып, без Тукай темасына гына тукталырбыз, дип уйлаган идек. Ләкин Әлмәт татар дәүләт драма театры артисты, режиссер Нәфисә Исмәгыйлова теманы киңәйтеп, татар теленең хәзерге торышы мәсьәләсен дә күтәрергә тәкъдим итте", – ди ул. Нәфисә Исмәгыйлева вербатимның атамасын “Тукай һәм без” дип тәкъдим иткән: "Спектакльдә Тукай һәм татар теленең үсеше темаларын үреп бирәсе килгән иде. Укытучыларның, эшче халыкның, рәссамнарның, язучыларның татар дөньясы, татар теле өчен көрәшен тоясы килгән иде. Гомумән, татар теле өчен көрәшәбезме?" Нәфисә Исмәгыйлева татар теленең киләчәге турында уйлану өчен вербатим техникасының туры килүен әйтә. "Тормыш артыннан куып, милләтне югалтабыз. Туктап сөйләшергә иде. Вербатим жанры ярдәме белән мохитне тудырып, үзебезне күрә, таный алыр идек. Киләчәк турында уйланыр идек", – ди ул. Оештыручылар хәбәр иткәнчә, әсәр март-апрель айларында әзер булыр дип көтелә. Вербатимда юристлар, театр көллияте студентлары, "КЗН.Собака.ру" журналы мөхәррире Рәдиф Кашапов катнашырга теләк белдергән.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев