Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Калеб. Яңа дулкын" иҗади берләшмәсе Г.Камал театрында 15 яшь шагыйрь һәм композиторны тамашачыларга тәкъдим итәчәк

Бу турыда Галиаскәр Камал театрының матбугат хезмәте хәбәр итә. 2016 елның 17 ноябрендә “Калеб. Яңа дулкын” иҗади берләшмәсе татар шагыйрьләре өчен “Тавыш” дигән конкурс-тамаша уздырган иде. Язучылардан, композиторлардан, рәссамнардан, режиссерлардан торган мәртәбәле жюри рифмаларны, сүрәтләүләрне, темаларны җентекләп тикшереп, 17 автордан унысын сайлап алды. Алар - Эльнар Байназаров, Ләйлә Хәбибулллина, Гөлүсә Шиһапова, Азат Миргаязов, Римма Фаррахова, Гөлзилә Гафурова, Гөлназ Газизова, Алсу Сәлахова, Гүзәл Закирова, Эльвира Рафикова. Әлеге сәләтле яшьләр җурналларда һәрдаим басылалар, аларның шигырьләрен “Вконтакте” да, “Фейсбукта” еш күчереп басалар. Бу шагыйрьләр - татар шигъриятенең яңа дулкыны. Кичәдә алар Галиаскәр Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтаевның укучысы Әминә Миндиярова белән шигъри спектакль күрсәтәчәкләр. Һәр шигырь гомумспектакль кысаларында театраль миниатюрага әвереләчәк, анда шулай ук Габдулла Тукай шигырьләре, Казанның элеккеге һәм бүгенге күренешләре урын алачак. Кичәнең музыкаль өлеше өчен композитор, Муса Җәлил исемендәге премия лауреаты Эльмир Низамов җавап бирә. Әлбәттә үзе генә түгел. “Калеб. Яңа дулкын” иҗади берләшмәсенең иң төп максаты – шәһәрнең иҗат көчләрен берләштерү. Шуңа да ул кичне сәхнәгә яшь шагыйрьләр белән беррәттән сәләтле композиторлар да чыгачак. Ләйсән Абдуллина, Ильяс Камал, Динә Хәкимова, Алсу Сөнгатуллина, Миләүшә Хәйруллина спектакльдә авторлар буларак та, музыкантлар буларак та катнаша. Кичә 19 гыйнварда Галиаскәр Камал театрының Кече сәхнәсендә 18.30 минутта башлана. Керү ирекле.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев