Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Калеб" яңа буын җыены татар теленең куллану даирәсе юк дип "чаң кага"

Татар теленең куллану даирәсе юк, татар теле кирәкми, татарлар татар телендә акцент белән сөйләшүчедән көләләр, мәдәни катлам югала, татар милләте бетә – бөтенесе дә “вопрос времени”. “Калеб” яңа буын җыены яңа проектында шулай дип “чаң кага”. Камал театрының Кече залына җыелган тамашачы тел мәсьәләләренә кагылышлы пессимистик фикерләр тыңлады. «Сәрләүхәсез» дип аталган яңа форматтагы үзенчәлекле спектакль – “Калеб” яңа буын җыенының милләт язмышына багышланган яңа язгы проекты. Оештыручылар үзләре әйтүенчә, бу - татар теле турында вербатим, ягъни, документаль спектакль һәм аның нигезен әзер драматургия әсәре түгел, ә документаль интервьюлар тәшкил итә. “Калеб”нең театраль проектларына хас булганча, вакыйгалар ярымкараңгы сәхнәдә бара. “Яңа дулкын” яшьләр шигъриятендәге депрессия торышы «Сәрләүхәсез»дә тагын да тирәнгәрәк төшкән. Өлкән буын язучылар яшьләрне “Яңа дулкын” проектыннан соң милли шигырьләр язмыйлар дип тәнкыйтьләсәләр, булачак актерларның сүзе бары тик милләт турында гына иде. Барлык сүзләр дә бер яссылыкта һәм бер юнәлештә иде. Сәхнәдә ундүрт артист – күбесе Казан театр училищесының II курс студентлары – реаль кешеләрнең тел мәсьәләсенә кагылышлы фикерләрен тамашачыга җиткерделәр. Драматургик материал урынына - Казан кешеләре белән сөйләшүдән тупланган монологлар. “Актерлар үз замандашларыннан 20-40 яшьлекләрдән интервью алдылар һәм шушы җавапларын алар буларак гәүдәләндерәчәк. Җавап бирүчеләр аноним калды, аларның профессияләрен дә белдерәселәре килмәде”, - дип спектакльне тәкъдим итте “Калеб” лидеры Гүзәл Сәгыйтова. Фикерләрнең фантазия түгел, реаль кешеләр сүзе булына дәлилләр юк, нигездә, алар бер-берсен кабатлый. Фикер белдерүчеләр бөтенесе дә диярлек шәһәрдә үскән татарча начар белүче татар балалары – яшь буын вәкилләре. Спектакль-вербатимнан соң Гүзәл Сәгыйтова тамашачыны фикер алышуга чакырды. Әмма фикер алышу вербатим буенча дип уйланылса да, ул тел проблемаларына кагылышлы гомуми фикерләргә һәм фикер әйтүчеләрнең шәхси очракларына кайтып калды. Яшь буын вәкилләренең чыгышлары спектакльгә карата фикер әйтүгә түгел, үзләрен күрсәтүгә кайтып калды. Татар интернеты проблемалары белән яшәүче программист, “Белем.ру” сайты җитәкчесе Раил Гатауллинның: “Татарча сөйләшмисең, дип сөйләнеп йөргән кешеләр татар теле үсешенә өлеш кертүчеләр түгел, алар тәнкыйтьләп йөрүчеләр генә. Татарга эш күрсәтә торган үрнәк шәхесләр җитми”, - диюе бөтен чыгыш ясаучыларга җавап булып яңгырады.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев