Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Калеб" яңа буын җыены шагыйрә Эльмира Җәлиловага багышланган әдәби-музыкаль кичәгә чакыра

«Калеб» яңа буын җыены шагыйрә, күпләгән җыр текстлары авторы Эльмира Җәлилованың яңа китабы чыгуга багышланган әдәби-музыкаль кичәгә чакыра.
Кичә шигъри дегустация рәвешендә үтә: Эльмираның соңгы елларда язылган шигырьләрен һәркем татып, үзенә үлчәп карый алачак. 
 
Кичәнең махсус кунаклары: Нурбәк Батулла, Эльмир Низамов, Тәбрис Яруллин, Гөлчәчәк Шәйхетдинова, Айнур Җәлилов, Луиза Янсуар, Йолдыз Миңнуллина.
 
Музыкаль бизәлешне Алишер Гомәров (виолончель), Миләүшә Хәйруллина (фортепиано), Андрей Аношин (саксофон) тәэмин итәләр.
 
Сәхнәгә куючы – Әминә Миндияр.
 
5 декабрь сәгать 18.30 да Камал театрының Кече сәхнәсенә рәхим итегез. Керү ирекле!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев