Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Калеб" иҗат берләшмәсе үзенең "Сәрләүхәсез" ("Исемсез") дип аталган яңа спектаклен тәкъдим итә

Иртәгә, 14 апрельдә, Камал театрының кече сәхнәсендә “Калеб” иҗат берләшмәсе үзенең “Сәрләүхәсез” (“Исемсез”) дип аталган яңа спектаклен тәкъдим итә. Тамашаны әзерләүчеләр җиткерүенчә, вербатим-спектакль Казан театр училищесы студентлары алган интервью нигезендә туган. Спектакль геройлары: “Татар теленең киләчәге нинди?”, “Тукайга без ни дип җавап бирер идек?”, яки “Безнең аңа бары сораулар гынамы?” кебек сорауларга җавап бирә. Спектакльнең режиссеры – Нәфисә Исмәгыйлова. “Без бернәрсә дә уйлап чыгармадык, бары шәһәр урамнарындагы тавышка гына колак салдык. Һәрчак ашыга торган узып баручыны туктатып, уйланырга һәм җавап бирергә этәрдек. Сезгә үз фикерегезне җиткерүне сорыйлар икән, сез инстинкт рәвешендә үз ана телегездә җавап җиткерәсез. Инстинкт рәвешендә... Кызганыч, телнең инстинктны саклау үзенчәлеге юк”, – дип җиткерәләр спектакльне әзерләүчеләр. Тамашадан соң фикер алышу булачак.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев