Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Кайтып керерсең кебек!" – интернетта Булгария фаҗигасен искә алалар

2011 елның 10 июлендә Идел елгасының Кама Тамагы районы Сөйки авылы янында “Булгария” теплоходы су астына китте. Ярдан 3 чакрым ераклыкта 20 метр тирәнлеккә төшеп баткан көймә 122 кешенең гомерен алып китте, шуларның 28е балалар иде. 79 кеше коткарылды. “Булгария” баткан Сөйки авылы янында мемориаль комплекс та ачылды. Биек елга ярында, “Булгария” һәлакәткә юлыккан урыннан ерак түгел часовня һәм мәчет урнашкан. Аларны монолит гранит дивар берләштереп тора. Әлеге диварда һәлак булучыларның (алар барлыгы 122 кеше) исем-фамилияләре алтын хәрефләр белән уеп язылган. Мемориал нигезен чәчәкләр, уенчыклар, һәлак булган өлкәннәр һәм балаларның фотосурәтләре бизи. Беркемне дә битараф калдырмаган әлеге фаҗигадән соң инде җиде ел вакыт узып китте. Балаларын, ата-аналарын, туганнарын югалткан кешеләр өчен бу һәлакәт әле һаман да яңа гына булган кебек. Интернетта фаҗига корбаннарын искә алып, әлеге вакыйга белән бәйле хатирәләрне яңарталар:
tatar-today.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев