Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Кайту: 110 елдан соң Тукайга, кырыгынчы бүлмәгә" (ФОТО)

Кичә элеккеге “Болгар” кунакханәсе номерларында урнашкан «Безнең өчен мәңге изге йорт... »  экспозициясендә  Г.Тукайның Җаектан Казанга әйләнеп кайтуына 110 ел тулуга багышланган чара узды. Аны Габдулла Тукайның Әдәби музее оештырган иде. 1 Г. Тукай әдәби музееның эшчәнлеге киң кырлы: әдәби-музыкаль кичәләр, иҗат әһелләре белән очрашулар, күргәзмәләр, музей бәйрәмнәре, музей-педагогик дәресләре, мастер-класслар. Музей коллективы Г. Тукайның тормышы һәм иҗатындагы вакыйгаларга аерым игътибар бирә. Шундый вакыйгаларның берсе – шагыйрьнең Җаектан  Казанга кайтуы. Җаекта Тукай 12 ел яши, шәхес, журналист һәм шагыйрь буларак җитлегә. 2 Әдәби чарада галимнәр, музей хезмәткәрләре, студентлар, журналистлар һәм шагыйрь иҗатын яратучылар катнашты. Шулай ук «Безнең өчен мәңге изге йорт... » дип аталган Татарстан Республикасындагы бердәнбер булган витрина-экспозиция тәкъдим ителде. Кунакларны ТР Милли музее генераль директоры Гөлчәчәк Нәҗипова сәламләде. Уд Г.Тукайның тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнүнең мөһимлеген билгеләп үтте, үсеп килүче буынны аның шигырьләрен һәм поэмаларын белергә чакырды. Шулай ук чарада ТР Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рәмис Әймәт чыгыш ясады, ул музейга шагыйрьнең 130 еллыгына багышлап төрек телендә чыгарылган китабын бүләк итте. Камал театры артистлары – Г.Тукай исемендәге ТР Дәүләт премиясе лауреаты Илдус Әхмәтҗанов, Ришат Әхмәдуллин һәм Динә Закировалар чыгышы чарага ямь өстәде. 4
ТР Мәдәният министрлыгы
Фото: Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев