Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Кайсы законнарны камилләштерергә кирәклеген халыктан ишетәсе килә" - Айрат Хәйруллин

Узган атнада 7 чакырылыш РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин Яңа Чишмә районы гражданнарын кабул итеп, Яңа Чишмә һәм Тубылгы Тау балалар бакчаларына уенчыклар һәм ашханәгә савыт-саба, Балалар иҗат үзәгенә дәресләр үткәрү өчен җиһаз сатып алуда, Тубылгы Тау мәчете каршында якшәмбе мәктәбен ремонтлауда ярдәм итәргә вәгъдә бирде. Бу хакта район газетасы яза.

Депутатка баласы ДЦП белән интегүче бер ана да мөрәҗәгать итте: аның проблемасы да контрольгә алынды. Аннан кала, Айрат Нәҗип улы авыру малайны Казанда ачылачак шундый авырулы балаларны тернәкләндерү үзәгенә иппотерапия ярдәмендә дәваларга җибәрергә тәкъдим итте. Әдәмсә авылыннан Бакташ авылына чаклы 4,5 км юлны, шулай ук “Скоков Н.И.“ КФХ фермасы участогын асфальтлау, Әдәмсә авылында зират тирәсен тоту үтенече белән мөрәҗәгать иттеләр. Яңачишмәлеләрдән кала, Айрат Хәйруллин күрше ике районнан тагын өч кешене кабул итте, диелә хәбәрдә.

"Дәүләт Думасы депутатының сайлаучылар белән аралашканда бурычы - ул мәсьәләләрне закон кысаларында хәл итү, - дигән халыкны кабул итүдән соң Айрат Хәйруллин. "Халык белән очрашып, без гамәлдә илебез гражданнары җиңелрәк, рәхәтрәк яшәсен өчен федераль законнарны камилләштерү буенча өйгә бирем алабыз. Сайлаучылар хәзер укымышлы, күпләре федераль бюджетның мөмкинлекләре белән кызыксына. Шул ук вакытта күбесе шәхси проблемалары белән килә. Әлбәттә, төрлесе була, кайбер мәсьәләләр җирле совет, муниципаль дәрәҗәдә хәл ителергә тиеш. Кешеләрдән гамәлдәге законнарның аларны кайсысы канәгатьләндермәве, нәрсәне камилләштерәсе хакында ишетәсе килә, тик аның урынына үзеңә башка функцияләр һәм йөкләмәләр алырга туры килә. Аңлашыла ки, кайда ярдәм итәргә кирәк, без булышырбыз, әйтик, балалар бакчасына уенчыклар алырга – биредә сүз юк. Тик менә 38 кешесе булган поселокка 35 млн. сумга төшәчәк юл салу үтенече – чынга ашмаслык. Бәлки соңрак, 5-6 елдан бу проблема да хәл ителер: 50 кешедән артык халык яшәгән кечкенә торак пунктларга асфальт юл салу безнең якын киләчәктәге бурычыбыз"", - дигән депутат.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев