Татар матбугаты
Кайсы авыл клубына дискәтүккә кайтасы?
Быел Татарстанда “Авыл клублары” программасы буенча 28 объект төзелеше ниятләнә. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев белдерде.
Ул мәдәният йортлары төзелеше буенча программаның 2012 елда кабул ителгәнен искәртте.
- Мондый үзәкләрнең проектлары 50, 100, 200 һәм 300 урынга исәпләнгән. Алар үз эченә китапханә, фельдшер-акушерлык пунктларын да ала.
- 2012 елдан 2017 елга кадәр программа гамәлгә ашырыла башлаганнан бирле, республикада 257 авыл клубы файдалануга кертелгән. Республика бюджетыннан финанслау 2 617, 96 млн сум тәшкил иткән. 2017 елда 31 объект сафка бастырылган. Быел исә, 268 млн сум акчага 28 объект төзелеше ниятләнә.
Татар-информ
Автор: Гөлнар Гарифуллина
Фото: Султан Исхаков
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев