Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Кайда хәзерге заман Мәрҗание?" - Габдерраззак әс-Сәгъди

Хәзер татарларда элекке замандагыларга тиң галимнәр юк. Бу хакта Иорданиянең Бөтендөнья ислам фәннәре һәм мәгариф университетының гарәп теле һәм әдәбияты кафедрасы мөгаллиме Габдерраззак әс-Сәгъди белдерде. Искәртеп үтик, Татарстанда Галимҗан Баруди тууына 160 ел булу уңаеннан халыкара фәнни-гамәли конфереция уза. Ул “Россия мөселманнарының рухи мирасын өйрәнүнең актуаль проблемалары: тарих һәм бүгенге көн” дип атала. Конференциянең гамәли секция утырышында Габдерраззак әс-Сәгъди Коръәннән бер мисал китерде. “Без үзебезнең элек булган галимнәребез белән горурланабыз. Аллаһ Тәгалә Коръәндә Якуб Зөлкәрнәйн турында, Лут халкы турында безгә үрнәк алыр өчен язган. Бөтен татар Мәрҗани белән, ә хәзер Баруди белән горурлана. Аларның башкарган һәм үзләреннән соң калдырган эшләрне Аллаһ тәгалә язып бара”, – диде ул. Әс-Сәгъди татар галимнәренә бер сорау бирергә теләвен белдерде: “Ә кайда хәзерге заман Мәрҗание? Без ничек шундый нәсел барлыкка китерү хакында сөйләшергә тиешбез. Һәм бу эштә Болгар Ислам академиясе ярдәм итәргә мөмкин. Кызганычка каршы, галимнәрсез вакытлар булды, әмма без бер урында торырга тиеш түгел”, – дип сөйләде мөгаллим. Шулай ук әс-Сәгди галимнең үлеме нинди дәрәҗәдәге югалту турында мисал китерде. “Галимнең үлеме бик зур югалту. Хәтта Кәгъбәнең ватылуы да аның кадәр куркыныч түгел. Кәгъбәне яңадан төзеп була, ә яңа галим табу бик авыр”.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев