Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Кайбычта Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов катнашында һөнәри-техник клуб ачылды

“Кайбыч” һөнәри-техник клубын ачу тантанасында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, урынбасары Рәмис Хәялиев, Татарстанның Армиягә, авиациягә һәм флотка булышлык күрсәтү буенча ирекле оешмасы (ДОСААФ) төбәк иҗтимагый-дәүләт берләшмәсе идарәсе рәисе Радий Зарипов, мәгариф бүлеге башлыгы Илдар Шакиров, мәктәп директорлары, укытучылар һәм югары класс укучылары катнашты. Бу хакта “Кайбыч таңнары” газетасы хәбәр итә.

Тантанага Татарстанда яшәүче бердәнбер исән-сау Советлар Союзы Герое, 1945 елда Мәскәүдә Кызыл мәйдандагы Җиңү парадында катнашкан Казанның мактаулы кешесе Борис Кузнецов та тормыш иптәше Әлфия ханым белән бергә кайткан иде. Халыклар бердәмлеге көне алдыннан узган әлеге чара зур әһәмияткә ия. Бүгенге көндә ДОСААФ яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирү, Россия гражданнарында патриотизм, Ватанга хезмәт итүгә һәм аны саклауга әзерлекне формалаштыруны максат итеп куя.

“Кайбыч районы оешуына 25 ел, шулай булса да, бездә ДОСААФ оешмасы юк иде әле, – диде Альберт Рәхмәтуллин. – Бездә күрше районнардан килеп эшләделәр. Районда ДОСААФның җирле бүлекчәсен оештыру үтенече белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать иттек. Олы Кайбыч мәктәбе территориясенең ямен алып торган котельный урынында тулысынча яңартылган бина барлыкка килде. Анда машина йөртүчеләр, автобуслар кую өчен уңайлы шартлар тудырылган, укыту кабинетлары бар. Ә элеккеге автодром урынында барлык таләпләргә туры килгән полигон җиһазландырылды”.

Район башлыгы сүзләренчә, киләчәктә ДОСААФ клублары районның барлык урта мәктәпләрендә дә булачак. Базасы район үзәгендә урнашкан, ә филиаллары, Олы Кайбычтан тыш, Федоровское, Олы Подберезье, Чүти, Хуҗа Хәсән мәктәпләре каршында эшләячәк. “Кайбычлылар исеменнән Президентыбызга һәм сезгә, Радий Ренатович, күрсәткән ярдәмегез өчен олы рәхмәтемне җиткерәм”, - диде муниципалитет җитәкчесе.

Татарстан Иҗтимагый палатасы әгъзасы да буларак, Радий Зарипов, барлык катнашучыларны тантаналы вакыйга белән котлады.

Заманында Татарстан хөкүмәте автоклассларны урта гомуми белем бирү мәктәпләрендә ачарга дигән карар кабул итте. Быел яңа карар дөнья күрде, анда республика Президенты инициативасын дәвам ителде: Татарстанда 100 автокласс булдыру өчен акча бүлеп бирелде. Моңа кадәр ДОСААФ оешмасы булмаган районнарга игътибар юнәлтергә мөмкинлек ачылды. Бу атнада Кайбыч өчен 4 яңа машина сатып алынды. ДОСААФта укып, балаларыбыз олы тормышка әзерләнү мөмкинлегенә ия була – транспорт белән идарә итү хокукы бирә торган таныклык та алалар. Бу армиягә китәчәк егетләр өчен аеруча кирәк. Оборона оешмасы буларак, без ДОСААФта ел саен 5 меңгә якын егетне хәрби белгечлеккә укытабыз, дип сөйләде Радий Зарипов. Әлеге һөнәр белән җитештерү өлкәсендә дә, авыл хуҗалыгы тармагында да эшләргә мөмкин.

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин “Кайбыч” һөнәри-техник клубы җитәкчесе Илдус Әхмәтҗановка яңа автомобильләрнең документларын тапшырды. Радий Зарипов Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов турында җылы сүзләр әйтте. Өлкән яшьтә булуына карамастан, актив тормыш рәвеше алып бара, әле дә машина йөртә икән. Октябрьнең салкынча көнендә узган чарага да җиңелчә киенеп кайткан – хәрби кительдән генә иде. Фронтовик елга ике тапкыр – 9 майда һәм 9 декабрьдә Мәскәү Кремлендә була. Ул Билгесез солдат каберенә һәм башкаладагы Мәңгелек утка чәчәкләр сала. Герой Татарстан Президентының кайгыртуын тоеп яши. Радий Зарипов әйтүенчә, Борис Кузнецовка Герой йолдызы 17 яшендә Днепрны кичкәндәге һәм Киевны азат иткәндәге батырлыклары өчен тапшырыла. Сугыштан соң Львов өлкәсендә 7 ел бандерачыларга каршы сугыша.

Олы Кайбычта кунаклар иң элек “ПЕ-8” бомбардировщигы макеты урнаштырылган Кайбыч мемориаль комплексында булдылар. Борис Кузнецов - 1942 елда кавалерия клубын һәм автоклубны тәмамлаган өлкән осоавиахимовчы (элек ДОСААФ шулай дип аталган). Тиздән аңа «Россия ДОСААФына 90 ел» медале тапшырылачак. Олы Кайбыч мәктәбендә узган очрашу вакытында ул укучыларны туган илебезнең патриотлары булырга өндәде. Тантана кунаклары, символик кызыл тасманы кисеп, эчкә узды һәм автокласслардагы мөмкинлекләр белән танышты.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев