Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Кайбычта К. Тинчуринның тууына 129, татар театрына 110 ел тулу уңаеннан республика мәктәпләр бәйгесе үтә

Кайбыч районы үзәгендә бөек драматург, артист, режиссер Кәрим Тинчуринның тууына 129 ел тулу һәм татар театрының 110 еллыгы уңаеннан үткәрелгән республика мәктәпләре бәйгесенең муниципаль туры үткәрелде, дип хәбәр итә “Кайбыч таңнары” газетасы.

Тинчурин иҗатына таянып, балаларны милли театр мәдәниятенә, драматургия һәм әдәбиятка, музыкага һәм хореографиягә тартуны максат иткән бәйге районның мәктәптән тыш эшләр үзәгендә үтте. Бирегә Олы Кайбыч, Иске Чәчкаб, Кошман, Олы Подберезье, Бәрлебашы, Олы Урсак, Чүти, Мәлки мәктәпләренең театр сөюче укучылары һәм аларның остазлары җыелды. Алар өч төрле яшь категориясендә “Спектакльдән җыр”, “Спектакльдән өзек” һәм “Спектакльдән монолог” номинациясе буенча көч сынашты. Бәйгедә катнашучыларның барысының да эчке дөньясы искиткеч гүзәл, чөнки аларның күңелләрендә әдәбиятка һәм сәнгатькә мәхәббәт яши. Мондый мәхәббәтне Олы Подберезье мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Лүзия Гарәпова хәтта рус балаларында да уяту бәхетенә ирешкән. Әлеге мәктәптән Радмира Николаева башкаруында Кәрим Тинчуринның “Зәңгәр шәл”еннән Мингали монологын тыңлаган кеше моңа инана. “Укучыларым татар телендә аралашмый, ләкин татарча әсәрләрнең эчтәлекләрен аңлап, яратып өйрәнәләр, – ди тырыш укытучы.

Олы Кайбыч мәктәбеннән Инзилә Вәлиуллинаның чыгышыннан соң алкышлар шактый озак тынмады. Ул Кәрим Тинчуринның “Сүнгән йолдызлары”ннан Сәрвәр монологын зур осталык белән башкарды. Әлеге номинациядә Иске Чәчкабтан Илназ Шәмсетдинов, Мәлкидән Елена Воробьева, Анжелика Якимова да уңышлы чыгыш ясады. Чүтидән Камилә Солтанова, Бәрлебашыннан Диләрә Хикмәтуллина, Ислам Рәхмәтуллин Кәрим Тинчурин әсәрләреннән өзек сөйләде. Олы Урсак мәктәбе укучылары татар драматургиясе классигының күпме карасаң да туеп булмый торган «Зәңгәр шәл»еннән өзек тәкъдим итте. Иске Чәчкаб мәктәбенең “Салават күпере” вокаль ансамбле, Кошманнан Кадрия Хикмәтуллина, Чүтидән Марина Тараканова, Диана Леонтьева да “Спектакльдән җыр” номинациясендә уңышлы чыгыш ясап, югары балларга ия булды. Бәйгенең район этабында беренче урынны яулаган Кадрия Хикмәтуллина, Ислам Рәхмәтуллин, “Салават күпере” вокаль ансамбле, Диана Леонтьева, Марина Тараканова Буада узачак зона турында катнашачак.

Укучыларның чыгышларын “Бердәм Россия” партиясенең Кайбычтагы башкарма комитеты җитәкчесе Рушания Лотфуллина җитәкчелегендәге жюри бәяләде. Үзе дә спектакльләрдә зур осталык белән уйнаучы, Кайбыч районы тамашачысының мәхәббәтен казанучы Рушания апалары яшь театр сөючеләргә киңәш-тәкъдимнәрен җиткерде.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев