Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Кайбычның "Салават күпере" спорт-сәламәтләндерү комплексында өлкәннәр йөзү, шашка, бадминтон буенча көч сынаша

Әле шушы көннәрдә генә Кайбычның “Салават күпере” спорт-сәламәтләндерү комплексына районыбызның төрле авылларында яшәүче пенсионерлар җыелды, дип хәбәр итә “Кайбыч таңнары” газетасы сайты.

Спорт-сәламәтләндерү комплексы җитәкчелеге, район Пенсия фонды бүлеге белән берлектә, алар өчен йөзү, шашка, бадминтон буенча ярышлар үткәрде. Максатлары - өлкәннәрне сәламәт яшәү рәвешенә тарту, буш вакытларын файдалы итеп үткәрү.

Мондагы бассейнның рәхәтен бер татыгын кеше эзне суытмый инде. Өлкән яшьтәгеләргә яшьрәк чакларында бассейннар эләкмәгән шул. Хатын-кызлар арасында 25 метр арага йөзү ярышында беренче килүчеләр дә, артта калучылар да шат: урамда салкын көз, ә алар суда йөзә! Колаңгы авыл җирлегеннән Кафия Тәхавиева иң оста йөзүче булып танылды. Ульянководан Нина Стерякова аннан бераз гына калышты. Ә Олы Кайбычтан Татьяна Ибәтуллина белән Надеждинодан Татьяна Павлова өченче булып килделәр. Ирләр арасында җиңүчеләр - Олы Кайбычтан Фаил Шаһивәлиев, Наил Шәфигуллин, Кече Мәмедән Николай Ворожейкин.

“Хөкүмәт безгә шундый спорт сарае төзегән икән, нигә әле аның мөмкинлекләреннән файдаланмаска ди?! Ярыш вакытларында гына түгел, гадәти көннәрдә дә монда еш киләм. Пенсия яшендәгеләр арасында үткәрелгән барлык ярышларда да катнашырга тырышам. Үзебез пенсиядә булсак та, күңел яшь бит әле. Җиңел атлетика, чаңгы, йөзү, шашка, винтовкадан ату буенча ярышларда да катнашканым бар. Быел җәй пуля белән ату буенча республика күләмендә үткәрелгән бәйгедә беренче урынны яуладым. Олы Кайбыч авыл җирлеге ветераннар Советы рәисе буларак, кайбер ярышларга команданы да үземә тупларга туры килә. Шахматны бала чактан ук яратып уйныйм, шуңа да бу уенда үзем генә белә торган алымнарны кулланам һәм җиңүгә ирешәм, - ди Борындыктан бәйге җиңүчесе Фаил Шаһивәлиев. - Сәламәтлек мөмкинлек биргәндә, алга таба да ярышларда катнашырга исәбем бар”.

Авыл җирлекләре командалары арасында Кече Мәме командасы, иң күп очко туплап, беренче урынны яулады. Олы Кайбыч командасы – икенче, Колаңгылар - өченче урында.

Бәйгене оештыручылар әлеге ярышларда катнашкан барлык өлкәннәр өчен  чәй табыны да әзерләгән иде. Бу көнне алар сәламәтлекләрен дә ныгытты, күптән күрешмәгән дуслары, яшьтәшләре белән аралашты.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев