Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Кайбычлылар "Балкыш" IV Республикакүләм фестивалендә катнашты

Кайбычлылар үзешчән сәнгатьтә катнашучы ветераннар һәм лаеклы ялдагы өлкәннәр “Балкыш” IV Республикакүләм фестивалендә катнашты, диелә “Кайбыч таңнары” газетасында.

Әлеге фестивальдә район мәдәният бүлеге башлыгы Рамилә Әбләзова белән Ветераннар советы рәисе Әлфия Закирова җитәкчелегендә өлкән яшьтәге иҗатчылар чыгыш ясады. Аерым җырлау номинациясендә Олы Кайбычтан Марс Нигъмәтҗанов «Алым жәл түгел сиңа» җырын башкарды, нәфис сүз номинациясендә Мөрәледән Асия Гыйбадуллина «Туган ягым – яшел бишек» шигырен сөйләде. Ульянководан «Рябинушка» ансамбле вокаль ансамбльләр номинациясендә «Ромашка»ны җырлады. Фольклор коллективлар арасында Борындыктан «Якты йолдызлар» төркеме боз китү йоласын күрсәтте.

Фестивальдә катнашучыларның барысына да дипломнар тапшырылды. Җиңүчеләр исә соңрак игълан ителәчәк.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев