Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Кайбыч укучылары Татарстан Югары уку йортлары вәкилләре белән очрашкан

Авыл мәктәбендә белем алучыларга агроном, инженер, ветеринар, табиб, укытучы, юрист, икътисадчы кебек һөнәрләр яхшы таныш. Әмма һөнәрләр шулкадәр күп, аларның кайберләре турында ишетеп кенә белүләре дә ихтимал. Хәзерге компьютерлашкан заманда айти технологияләр белән шөгыльләнүче яңа белгечлекләр барлыкка килде. Урта һөнәри, югары белем бирүче уку йортлары да, совет заманындагы кебек, бармак белән генә санарлык түгел. Алар хәзер шул кадәр күп, җаның теләгәнен сайла гына. Кыскасы, меңнәрчә һөнәр арасыннан үзеңнекен генә табып, шул юнәлештә белем бирүче уку йортына укырга керергә кирәк, дип яза районның "Кайбыч таңнары" газетасы.

Узган атнаның шимбәсендә район мәктәп­ләренең унынчы, унберенче классларында белем алучы 175 укучы директорлары, класс җитәкчеләре белән бергә район үзәгенә җыелды. Бу көнне алар Татарстандагы иң дәрәҗәле уку йортлары – Казан дәүләт университеты, Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе, Казан архитектура-төзелеш университеты, Казан дәүләт аграр университеты, Казан дәүләт энергетика университеты һәм Буадагы ветеринария техникумы вәкилләре белән очрашты. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, очрашуны башлап җибәреп: "Хөрмәтле укучылар! Киләчәк һөнәреңне сайлау ул бик җитди мәсьәлә. Инде күбегез кайсы уку йортына барасын уйлап та куйгандыр. Бүген безгә, илебезгә үз эшләрен яратып, белеп башкаручы югары квалификацияле кадрлар, эшчеләр кирәк. Нинди генә һөнәр сайласагыз да, чын кешеләр булып калыгыз, туган ягыбызга эшкә кайтыгыз, районыбызның матур киләчәге сезнең кулларда", дип белдерде.

Мәгариф бүлеге начальнигы Илдар Шакиров үз чыгышында уку йортларына укырга керү өчен бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырырга кирәклеге, моңа мәктәптә тырышып, яхшы билгеләргә укыганда гына ирешеп булуына басым ясады. Казаннан һәм Буадан килгән вәкилләрнең барысы да уку йортларына кабул итү тәртибе, нинди юнәлештә белгечлекләр әзерләүләре, студентлар тормышы, тулай торак белән тәэмин ителү, стипендияләр турында сөйләде, презентацияләр күрсәтте. Бик яхшы билгеләргә генә укучы студентларга каралган дәүләт стипендияләре, башка социаль чаралар да кызыктырырлык. Мәсәлән, югары уку йортларының берсендә югары стипендия 15 мең сум тәшкил итә, ә доцентның хезмәт хакы –16 мең сум тирәсе.

Бу көнне укучылар үзләренә бик күп файдалы мәгълүмат алды. Хуҗа Хәсән мәктәбенең яхшы билгеләргә укучыларының берсе Ксения Макарова фикерен безгә дә җиткерде. "Әйе, чыннан да, чыгарылыш класс укучыларын «Укырга кая барырга?» дигән сорау борчый. 11 класста укучылар бүгеннән үк киләчәкләрен нинди һөнәр белән бәйләячәкләрен төгәл белергә тиеш, дип уйлыйм. Бүгенге очрашу бик урынлы оештырылган. Чыгыш ясау­чылар студент тормышының, белем алу белән беррәттән, кызык­лы да булуы турында мавыктыргыч итеп сөйләделәр.Үзем дә булачак һөнәремдә икеләнә идем,хәзер инде шушы очрашудан соң шикләрем юкка чыкты. Минемчә, бу күрешү миңа гына түгел, башка яшьтәшләремә дә яңа тормышка омтылыш бирде", - диде ул.

Федоровскоедан Екатерина Улитина да очрашудан канәгать калган. "Мондый очрашуда узган ел да катнашкан идем. Быел тагын да күбрәк мәгъ­лүматлар алдым. Чыгыш ясаучыларның барысы да үзләренең уку йортларына карата кызыксыну уята алдылар. Яшьләрнең киләчәген кайгыртып, шундый очрашу оештыручыларга барыбыз да рәхмәтлебез", – диде ул.

Югарыда күрсәтелгән уку йортларының күбесендә Кайбыч районы яшьләрен очратырга була. Очрашуга килгән укучылар да, хыяллары чынга ашып, тормышта үзләренең лаек­лы урыннарын тапсыннар иде, диелгән язмада.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев