Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Кайбыч районының Борындык авылы халкы Авыл көнен төнге 11гә кадәр бәйрәм иткән

Кайбыч районы Борындык авылында Авыл көне бәйрәм ителгән. Бу хакта kaibicy.ru сайты хәбәр итә. Авылдашлар, “Ак Барс Кайбыч-1” җәмгыяте директоры Александр Тутаев ярдәме белән оештырылган бәйрәмгә халык көткәннән дә күбрәк җыелган. Читтә яшәүчеләр дә Авыл көненә дип махсус кайткан. Авыл уртасында булгач, өлкән яшьтәге әби-бабайлар да, бала арбасына сабыен салып яшь әниләр дә килгән. Авыл имам-хатыйбы Тәфкил Сафиуллин фатыйхасы белән башланып киткән бәйрәмдә салмак көй астында шушы авыл кешесе Илдар Шәмсетдиновның “Борындык” шигыре кече ватанга карата иң матур хисләрне көчәйткән. Мәдәният йорты каршында оешкан “Настроение” бию төркеме кызлары чыгыш ясаган, мәгариф ветераны Әлфия Гыймадиеваның шушы бәйрәмгә махсус язган шигырен тәкъдим иткән. Авыл җирлеге башлыгы Рифат Гыймадиев авылдашларны сәламләп сүз алгач, җирлекнең ветераннар Советы рәисе Равил Бикмуллин авыл тарихы белән таныштырган. Җыр-биюләр, гармун моңнары, уеннар тынып тормаган ул бәйрәмдә. Борындыкның хөрмәтле кешеләрен - бергә ярты гасыр һәм аннан артык гомер иткән парларны һәм әле быел гына гаилә корган яшьләрне, авылның иң өлкән хатын-кызын, иң өлкән ир-атын, 2016 елда туган сабыйларны котлап бүләкләр бирелгән, алрага атап җырлар яңгыраган. Халык арасында кәлүш атыш, чүлмәк вату, гер күтәрү, аргы як белән бирге як арасында аркан тартыш уеннары гөрләп барды. Барысы да отышлы булган лотерея билетлары уйнатылды. Түләүсез ашханә дә эшләде. Халыкны пылау, коймак, кайнар чәй белән сыйладылар, сәүдә хезмәте дә күрсәтелде. Ә балалар авыл егетләре алып кайткан батутта уйнап рәхәтләнде. Бәйрәмнең беренче өлеше салют белән тәмамланды. Аннан соң яшьләр өчен дискотека оештырылды. Төнге сәгать 11гә кадәр мәйдан гөрләп торды. Әлеге чара авыл халкына бик ошады, рәхмәтләр әйттеләр, һәр елны август аеның беренче атнасын Авыл көне итеп билгеләп үтәргә тәкъдим керттеләр, диелә Борындык авылы бәйрәме турындагы язмада.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев