Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстанның Кайбыч районында Укытучы һәм укучыга һәйкәл куелган

Олы Подберезье мәктәбенең 180 еллык юбилеена авылдашлары — Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгының үсемлекчелек, механикалаштыру һәм үсемлекләрне саклау департаменты директоры Петр Чекмарев зур бүләк ясады. Мәңге әһәмиятен җуймый торган, бронзадан коелган Укытучы һәм укучыга һәйкәл ул, ди хәбәр итә район газетасы.

Һәйкәлнең скульптура композициясе тирән мәгънәле: төрле бизәкләр төшереп эшләнгән эскәмиядә утыручы яшь укытучы тезенә ачык китап куйган, ә янәшәсендә кечкенә малай басып тора. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин билгеләп узганча, һәйкәлдәге укытучы укучысына шулкадәр ярату, наз белән карый, ә бала күзендә аңа карата ышаныч, өмет чаткылары чагыла. Бу һәйкәл барлык укытучыларның да җыелма образы ул.

- Якташыбыз шушы һәйкәл белән белем дөньясына ишек ачучы укытучы образын мәңгеләштерде, – диде район башлыгы.

– Әлеге һәйкәл – безгә белем биргән яраткан укытучыларыбыз, бүгенге көн педагоглары һәм укучыларына бүләгем. Якташларым, аңа карап, үз укытучысын һәм балачагын искә алсын. Мондый һәйкәлне Россия нең башка бер төбәгендә күргәнем бар иде, эскизын камилләштереп, үзебезгә менә шунысын эшләттем. Укытучы һәм укучы бер-берсеннән аерылгысыз ул, – диде Петр Чекмарев. – Мәктәбебездә тормыш беркайчан да тукталмасын, аңа күп гасырлык тарихларын бәйрәм итәргә язсын әле. Без шушы авылда туып-үс тек, белем алдык, зур дөньяга аяк бастык. Укытучы яшәгәндә, авыл да яши. Туган авылыбыз мәктәбен шәһәрләр дә көнләшерлек итеп зур чыгымнар тотып ремонтлауда, заманча җиһазландыруда зур ярдәм күрсәткәннәре өчен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинга чын күңелдән рәхмәтемне белдерәм. Безнең мәктәпнең республиканың иң яхшы ун мәктәбе арасына керерлек бөтен мөмкинлеге дә бар.

Юбилей тантанасына кайткан Татарстан Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов та үз фикерен белдерде.

– Республикадагы бик күп мәктәпләрнең юбилей тантаналарында катнашканым бар. Ә менә 180 еллык тарихлы мәктәптә булганым юк иде әле, – диде министр. – Бу һәйкәл авыл халкына зур бүләк һәм ул укытучыларга дан җырлый. Минем дә әтием укытучы булып эшләде, ул 46 ел дәвамында башлангыч мәктәп белән җитәкчелек итте. Шуңа да бу һөнәрнең нечкәлекләре миңа кечкенәдән таныш. Алар укучыларга белем дә бирде, агитаторлар да булды, колхозга да булышты. Бүгенге көн укытучыларына заман яңа таләпләр куя. Президентыбыз билгеләп узганча, республиканың алдагы язмышын мәгариф системасы, кеше потенциалы билгели. Бүген укытучы балаларны алдагы тормышка ничек әзерли, аларның белемле, дөньяга яраклашкан булуы киләчәк үсешкә тирән йогынты ясый.Шундый һәйкәл бүләк иткәне өчен Петр Чекмаревка рәхмәтем зур. Әйе, безнең студент елларыбыз бергә узды, бергә укыдык. Бүген мәктәптә ул утырган парта артында икәү фотога да төштек. Актаныш районында мин белем алган парта артында да аның белән фотога төшәргә сөйләштек. Олы Подберезье мәктәбе быел да республиканың иң яхшы 100 мәктәбе арасында. Күрсәткечләрегез чыннан да яхшы, алга таба да шулай дәвам итегез. Юбилейга буш кул белән килмиләр: чит телне яхшы өйрәнү өчен лингафон кабинеты бүләк итәм.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы бүләкләренә лаек булган укытучыларны да шушы һәйкәл янында бүләкләделәр.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев