Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Кайбыч районында "Шигъри тәлгәшләр" дип исемләнгән кичә үткәрелде

Кайбыч районы балалар сәнгать мәктәбендә шигырь яратучылар катнашында “Шигъри тәлгәшләр”кичәсе булды. Район үзәкләштерелгән китапханәләр системасы хезмәткәрләре тарафыннан ул районыбыз талантларын барлау, аларның иҗатына ярдәм итү максатында оештырылды, диелә “Кайбыч таңнары” газетасында.

Сәнгать мәктәбенең кичә узачак бүлмәсенә килеп керүгә үк, аның бизәлеше, мохиты серле шигърият дөньясына алып керә кебек. Олы Кайбычтан Мәүлиха Айзатуллина, Кече Кайбычтан Алмаз Низаметдинов, Кошманнан Сания Мотыйгуллина, Зөһрә Фәизова, Олы Урсактан Мөслимә Гәрәевалар – шигырь язу осталары. Кичәдә катнашучыларның иҗаты белән якыннан таныштык без. Сания апа “Кош теле” шигыренә хәтта күчтәнәчкә бик оста итеп пешерелгән кош теле дә алып килгән иде. Укучыларның кайберләре сәхнәдә тәүге шигырләрен сөйләде. Әйтик, Иске Чәчкабтан 9 яшьлек Газизә Гыйрфанованың “Китмим синнән, Чәчкабым!” шигырендә ватанпәрвәрлек һәм туган ягы белән горурлану хисләре чагыла иде.

Кошман мәктәбе укучысы Мәрьям Минвәлиеваның шигырь китабы да басылып чыккан. “Шигърияткә мәхәббәтем ислам дине кануннары белән яши башлагач туды. Иҗатка тартылуымны күргәч, әнием мәктәбебездә оештырылган “Көмеш каләм” түгәрәгенә йөрергә киңәш итте. Шунда шигырьләр яза башладым, – диде Мәрьям. – Шигырьләрем якын кешеләремә багышлаган. Иҗатымны дусларым да, туганнарым да яратып кабул итә. Алар шигырьләремне сорагач, беренче китабымны бастырырга уйладым”. Шул рәвешле, әлеге кызның 62 шигыре тупланган “Күңелемнең нечкә эзләре” китабы 15 яше тулганда дөнья күргән.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова да әлеге кичәнең тәрбияви роле зур булуына игътибар итте һәм: “Бүгенге тантананы бәйрәм дисәң, ялгыш булмас, чөнки әлеге кичә беренче тапкыр уздырыла, - диде. - Минемчә, киләчәктә дә әлеге бәйрәм күркәм традициягә әверелер. Үземә бик күп мәгълүмат алдым. Балаларның тирән эчтәлекле шигырьләр язуы сөендерә, аларның сәләтен үстерергә кирәк. Сезнең барыгызга да иҗади уңышлар, исәнлек-саулык телим. Илһам чишмәгез саекмасын, ургылып аксын! 2017 ел Татарстанда Экология һәм җәмәгать киңлекләре елы дип игълан ителде. Шул уңайдан шигърият бәйгесен ачык дип белдерәм. Киләсе елда иҗат итүчеләрнең саны тагын да артсын иде”, - дип теләде муниципаль хакимият вәкиле.

Кичәдә катнашучыларга соңыннан мактау кәгазьләре һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев