Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Кайбыч районында Хәй Вахит әсәре буенча "Ике килен-килендәш" спектакле куелган

Татарстанның Кайбыч районы Олы Кайбыч авылы Мәдәният йортында куелган “Ике килен-килендәш” спектаклен караучыларның барысы да, әле ярый килгәнмен, дип кайтып киткәндер. Чыннан да, шәп уйнадылар. Тамашачылар да алкышларын кызганмады. Ә артистлары кемнәр диген - үзебезнекеләр! Быел зур исем – халык театры исемен яулаган “Ак җилкән” театрына йөрүчеләр, дип, “Кайбыч таңнары” газетасы шул хакта язма тәкъдим итте. Күренекле татар драматургы Хәй Вахит әсәре буенча куелган бу спектакль беренче минутларыннан ук тамашачыны үзенә җәлеп итте. Көне-сәгате белән авылга хәбәр тарала: Гаделша (Рафис Галәветдинов) белән Хәернисаның (Рушания Лотфуллина) уртанчы уллары Рәүф (Рафаэль Нигъмәтуллин) күршеләрендәге Сәхипҗамалның (Әлфия Сираҗиева) чая, матур кызы Саҗидә (Алинә Хәйретдинова) белән кунакханәдә бер бүлмәдә кунганнар ди! Искитмәле хәл бит бу. Бер-берсенә гашыйк булган яшь егет белән кыз тиздән үзләре дә авылга кайтып төшә. Бераздан туй да була. Килендәше өчен өзелеп торучы Разыя (Светлана Зиядиева), шулай ук колхоз рәисе Шәрифҗан (Ленар Баһавиев), Камилә (Ләйсән Шамилова), Сәүбән (Илшат Зиядиев), Кәримулла (Айнур Низаметдинов), Гыймран (Фәнил Җамалетдинов), кечкенә малай Әнәс (9 нчы класс укучысы Илназ Абдуллин) образлары аша спектакль тулысынча ачылды. Тамашачының спектакльне яратып каравы табигый хәл. Әсәр үзе инде күптәннән язылса да, анда күтәрелгән мәсьәләләр бүгенге көнгә дә аваздаш. Мәхәббәт, ир белән хатын, каенана-каената, килендәшләр, туганнар, арасындагы мөнәсәбәт, дуслык, бер-береңә хөрмәт, туган авылны ярату – болар мәңгелек темалар. Светлана Зиядиева сәхнәләштергән бу әсәргә Буа дәүләт драма театры директоры, Татарстанның атказанган артисты Раил Садриев та үз бәясен бирде. “Театр оештырып, халык театры исемен алуга ирешү – зур иҗади эшчәнлегегезнең матур нәтиҗәсе ул. Кайбычта театрны алга таба да үстерергә җирлек бар. Үз мөмкинлекләремнән чыгып, сезгә алга таба спектакльләр куярга ярдәм итәргә әзермен”, – дип куандырды ул. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да үзебезнекеләр уйнавын яратып караган. “Бүгенге спектакльне күрсәтеп тә халык театры исемен лаеклы рәвештә алуларын раслады "Ак җилкән". Безнекеләр, чыннан да, булдыра, аларның шундый мәртәбәле исем алулары белән горурланабыз! Киләчәктә дә матур спектакльләр куеп, халкыбызга хезмәт итәргә насыйп булсын. Район, республика сәхнәләрендә генә түгел, Россия буенча да үзегезне танытуыгызга ышанып калам”, – дип, Альберт Рәхмәтуллин “Ак җилкән” халык театры коллективына Рәхмәт хаты тапшырды. “Ак җилкән” хәзер шушы спектакле белән авыллар буйлап гастрольләргә җыена, диелә Кайбыч районы хәбәрендә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев