Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Кайбыч районы Кошман авылында үзара салым акчасына чишмәләр төзекләндерелгән

Үзара салым программасының авыл җирлекләре өчен зур ярдәм икәнлеген кайбычлылар белеп өлгерде инде. Алдагы елларда район авылларында аның хисабына зират рәшәткәләре алыштырылды, юллар төзелде, сусызлыктан интегүчеләрнең проблемалары хәл ителде, күпер һәм чишмәләр төзекләндерелде. Үзара салым акчасы ярдәмендә авылларның йөзен үзгәртү, халыкның тормыш-көнкүрешен яхшырту эшләре быел да дәвам итә. Алар белән танышу максатында, район газетасы Кошман авылына күз салырга тәкъдим итә.

«Безнең җирлектә быел 627 кешедән 313,5 мең сум акча җыелды. Былтыр да, быел да без районда беренчеләрдән булып үзара салым акчасын җыеп счетка керттек. Җирлектә яшәүчеләрнең программаның әһәмиятле булуын аңлап, анда актив катнашулары мактауга лаек, – диде авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина. – Республикадан субсидия кергәнче үк, 12 төрле пунктта планлаштырылган эшләрне башлап җибәрдек». Аның сүзләренчә, бүгенгә җирлек буенча аларның яртысы башкарылган, ел ахырына кадәр халыкка ышандырган барлык эшләрне үтәү бурычы тора.

Авылның үзара салым акчасы ярдәмендә көтүлек җирендәге “Ташлы кизләү” дип йөртелгән чишмә төзекләндерелгән. Аның чыганагын чистартып, бетон боҗралар утыртканнар, терлекләр эчерү өчен буа буганнар. Шулай ук Югары һәм Түбән Кошман ягындагы халык күп йөрүче ике чишмә дә бүген икенче яшьлеген кичерә. Аларның тирә-юне агачлардан чистартылган. Ике чишмәгә таба күперләрне ясалган, бирегә килүчеләр хәзер яңа басмаларга басып кер чайкый, су ала. Яңгырлы вакытларда да ышык булачак, чөнки ике чишмәгә дә матур итеп түбә корып куйганнар.

Безнең яктагы чишмәнең улагын да алыштырдылар. Аңа илтә торган юл да, тирәсе дә танымаслык булып үзгәрде. Урамыбыз да яшәүчеләрнең күбесе аш-суга дип чишмә суына килә, – диде чишмәгә төшкән Диләрә Насретдинова. – Олы кешеләргә монда төшеп менүе аеруча кыен иде. Хәзер алай түгел, баскан саен бу уңайлыкларны тудыручыларга рәхмәт укыйбыз». Чыннан да, үзара салым акчасына узган ел да авылда күп кенә төзекләндерү эшләре башкарылган. Авыллар, анда яшәүче халык өчен гамәлдә булган бу программаның файдасы күз алдында, алар алга таба да тормышка ашырылсын иде, ди авыл кешеләре.

Кошманда үзара салым акчасына чишмәләр төзекләндерү белән генә чикләнмиләр. Авылның халык телендә Әтрәч дип йөртелә торган ягындагы хәзер файдаланылышта булмаган 190 метр озынлыкта зират тирәсе тотылган. Хәзерге вакытта Урсак урман хуҗалыгындагы су каланчасы тирәсен, санитария таләпләренә туры китереп, заманча материаллар белән әйләндереп алу эшләре бара.

Үзара салым программасы гамәлдә булмаса, җир белән күк аермасы дип әйтерлек бу эшләр үтәлмәс иде, дип нәтиҗә чыгара “Кайбыч таңнары”.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев