Кайбыч һәм Сарман белгечләре Төмәндәге терлек үрчетү ярышында Татарстан данын яклаячак

Биектау районындагы “Элита” Баш нәсел берләшмәсе базасында мөгезле эре терлек үрчетү буенча технологларның 38 нче республика конкурсы узды. Бәйгедә Кайбыч һәм Сарман районнары вәкилләре беренче урын алды. Мәдинә Миңгалиева: "Малларга җан иңдерәм" Европа технологиясе буенча технологлар арасында җиңү яулаган Мәдинә Миңгалиева Кайбыч районының “Ак Барс “Кайбыч” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә хезмәт куя. “Терлекчелектә мин мәктәпне тәмамлаганнан бирле, якынча 32 ел эшлим. Технолог булып эшли башлавыма да 10 ел була. Эшемне бик яратып башкарам. Кешегә җан иңдергән кебек, мин дә малларга җан иңдерәм. Берсеннән-берсе матур яшь бозаулар туа”, - диде җиңүче ханым “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә. Бәйгегә килгәндә, Мәдинә Миңгалиева аңа ныклап әзерләнергә вакыты булмавын билгеләп үтте. Җиңәргә эшендәге тәҗрибәсе ярдәм иткән дип саный. “Элек мин Харьков ысулы белән эшли идем, 2007 елда Европа ысулын куллана башладык. Аны куллану җиңелрәк тә, нәтиҗәлерәк тә”, - дип аңлатма бирде тәҗрибәле терлекче. Мәдинә Миңгалиеваның җиңүенә райондашлары да шат. Кайбыч районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Фиргат Басыйров та моны раслады. “Безнең Мәдинәгә өметләребез зур иде. Ул бу юнәлештә бик озак еллар эшли инде. Аны чын мәгънәсендә үз һөнәрен белеп башкара торган белгеч дип атарга мөмкин. Җиңүчебез Россия күләмендә узачак технологлар бәйгесендә дә катнашачак. Бу мәсьәлә буенча бүген дә сөйләшүләр булды. Өстәмә укулар, өйрәнүләр уздырырга ниятлибез”, - диде ул. Людмила Гыймадиева: "Көтүгә үгез чыгарсаң да, файдасы юк" Мөгезле эре терлек үрчетүдә Харьков технологиясен файдалану буенча беренче урынга Сарман районының “Җәлил исемендәге агрофирма” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең Ләшәү Тамак бүлеге технологы Людмила Гыймадиева лаек булды. Әлеге өлкәдә ул 20 ел чамасы эшли. Технолог булып 1999 нчы елда эшли башлаган. “Ул чор белән чагыштырганда, хәзер үзгәрешләр бик күп. Элек Харьков методы буенча сыерларны “каплата” идек, хәзер күбрәк Европача ысулны кулланабыз, анысы бик әйбәт, җайлы. Эшнең җиңеллеге юктыр инде, һаман шул ук сыер бит инде ул. Мин эшли генә башлаганда фермаларда үгезләр бар иде, хәзер ясалма юл белән генә орлыкландырабыз. Сыерлар да шуңа ияләнеп бетте инде, көтүгә үгез чыгарсаң да, файдасы юк”, - ди, уенын-чынын кушып, Людмила Гыймадиева. Тәҗрибәле технолог сүзләренчә, Европа методы белән таналарны орлыкландыру югары нәтиҗәләр бирә. Харьков методы исә сыерлар өчен яхшы. Аның карамагында барлыгы 690 баш терлек исәпләнә. Мөгезле эре терлек үрчетү буенча технологларның 38 нче республика конкурсына Людмила Гыймадиева ныклап әзерләнгән, китаплар укыган. “Без көндә шул ук әйберне эшлибез, гамәли яктан әзерлек шул. Әмма кеше янында булгангамы, әллә ничә кеше карап торгангамы, барыбер каушата. Беренче урын алырмын дип башыма да килмәде, миңа “шок” булды. Миннән дә көчлерәкләр бардыр дип уйлаган идем, әмма күңел түрендә өметем сүнмәде. Кичәдән бирле бик нык дулкынланам, ышанып бетеп булмый”, - диде бәйгедә беренче урын алган терлекче. Конкурста ул өченче тапкыр катнашкан. 22-25 август көннәрендә Мәдинә Миңгалиева белән Людмила Гыймадиева Россия күләмендә узачак бәйгегә барачак. “Россия күләмендә үткәреләчәк бәйгегә ныклабрак әзерләнергә кирәк. Тырышырга инде, республика данын якларга барабыз бит”, - ди Людмила Гыймадиева. Быел мөгезле эре терлекне ясалма орлыкландыру буенча операторлар арасында XIV Бөтенроссия бәйгесе Төмән өлкәсенең Исеть районы “Эвико Агро” агрофирмасында узачак. Былтыр Түбән Новгород өлкәсендә узган сыер савучыларның Бөтенроссия конкурсында Татарстан вәкилләре 2 нче урын алып кайткан иде. Быел Төмән өлкәсендә узган җир сукалау буенча Бөтенроссия конкурсында  Әтнә районы механизаторы Ирек Галиев 3 нче урын алды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: