Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Кадер артса, гомер озая...

Республикада эшкә ярак­лы пенсионерларның саны арткан.  Хәзерге вакытта 24 мең кеше эшләп йөри. 2030 елда эшләүчеләрнең саны тагын да артачак!  Элек 60-70 яшьлек кешеләр карт дип саналса, хәзер башкача фикер йөртелә. Республикада яшәү­че­ләр арасында 100 яшьне узучылар  саны да ишәю ягында. Моннан өч ел элек бер гасырлык гомер юлын узучылар 80 кеше булган. Быел андыйлар саны 169га җиткән. Аларның 151е – хатын-кызлар, 18е – ир-атлар икән. Бу хакта кичә Хөкүмәт йортында узган брифингта сөйләштеләр.– Республика халкын озак яшәтү өчен күп кенә программалар эшләп килә. Шушы көнәрдә “Казан яр­мин­кәсе”ндә “Актив рә­веш­тә озак яшәү” дигән күр­гәзмә оештырылды.   Бирегә килүчеләр өчен эшкә урнашу мөмкинлеге тудырылды. Казанның 54 предприятиесе 17 мең вакансия тәкъ­дим итте. 15 мең кеше эшкә урнашу өчен гариза язган. Мондый ярминкәләр һәр районда уза, – ди  Татар­стан­ның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова. – “Актив рәвештә озак яшәү”   күргәз­мәсе моннан ике ел элек эшли башлады.  Декада кысаларында биредә сә­ламәтлеккә кагылышлы күп кенә сорауларга җавап табып була. Өлкәннәрнең кан басымын үлчәделәр, күз табибы тикшерде. Шулай ук хәзерге вакытта бик актуаль торган  проблемалар – инфаркт һәм инсультның беренче билгеләре, ярдәм күрсәтү турында киңәшләр бирелде. Халыкны борчыган сорауларга юристлар бушлай җавап  бирде. Өл­кәннәрне милекне бүләк итү, коммуналь хезмәтләр, ташламалар турындагы сораулар борчый икән,– ди министр.Әлеге күргәзмәгә быел архив хезмәткәрләре дә кушылган. Өлкәннәр күңе­ленә аеруча шушы өлеше ошаган.   “Аеруча XVIII, XIX гасырларда яшәүче ке­шеләрнең тормышы кызыклы тоелды. Элек кеше­ләр үзләрен яшьли картайтканнар икән. Үзем дә хә­тер­лим. Безнең авылда 40 яшен тутырган Сәетгәрәй абый, таягын тотып, капка төбенә чыгып утыра иде. Хәзер кеше кырыкта беренче тапкыр өйләнә генә әле, – ди “Казан ярмин­кә­се”нә кил­гән Зәлидә Хә­сәнова. – Ми­ңа 71 яшь. Шуңа карамастан  үземне әби дип хис итмим. Матур киенеп йө­рер­гә тырышам. Вакыт-вакыт косметологка барып кайтам, табибларга күре­нергә дә онытмыйм. Һәр иртән физкультура ясамыйча калмыйм. Әле менә соңгы арада салкын су белән коена башладым, – ди ул.Зәлидә апа кебек өл­кәннәрне күп очратасың биредә. Үз аяклары белән йөгереп йөрүчеләре бик бәхетле. Ә бит араларында кеше ярдәменә мохтаҗ­ла­ры да бар. Бүген рес­пуб­ли­каның картлар йортларында 4 мең ярымнан артык кеше яши икән. “Өлкәннәрне гаиләгә алу” программасы кысаларында 36 гаиләдә әби-бабайлар тәрбияләнә. – Алга таба да өлкән­нәрне гаиләләргә урнаштыруны дәвам итәчәкбез. Әле­ге программа 2020 елга  ка­дәр озайтылды. Әби-ба­бай­ларны тәрбияләгән өчен дәү­ләт­тән акча да каралган. Әгәр тәрбиягә алынган өлкән кешенең инвалидлыгы юк, яки ул III төркем инвалид икән  – 4 мең сум, II төркем булса – 6 мең сум, I төркем булганда 8 мең сум акча түләнә, – ди Эльмира Зарипова.   Күп кенә пенсионерлар яңа белгечлеккә укыган.  Өлкәннәр бигрәк тә ком­пью­терга өйрәнүне хуп кү­рә икән. Өйрәнми хәлең дә юк. Хәзер күп кенә хез­мәт­ләр дәүләт порталы аша баш­карыла. Табибка да элек­трон чират аша языласы. –  Быел 3 мең кеше әлеге белгечлек буенча укыячак. Соңгы ун ел эчендә 82 мең кеше белем алган инде. 43 мең кеше фондка килмичә генә пенсиясен  рәсми­ләш­терә. 2017 елда өлкән­нәр­дән электрон рәвештә 4 миллионнан артык мөрә­җә­гать кергән, – ди Татарстан Пенсия фонды җитәк­чесе Эдуард Вафин.Чынлап та, хәзер өл­кәннәр заманадан калышмый. Интернетны да үз итә, түләвен дә түли, төрле социаль челтәрләрдә дә актив аралаша. Әмма нинди генә эшкә тотынма, сәламәтлек турында да онытырга ярамый.– Хәзерге заман медицинасы  гомерне озынайта. Ел саен уздырыла торган диспансерлаштыру вакытында күп кенә авыруларны ачыклыйбыз. Вакытында  исәпкә кую, тиешле дәвалау билгеләгәч, өлкәннәр озак авырып ятмый. Соңгы елларда онкология авырулары гына бик арта. Бу чир аеруча хатын-кызларның күк­рәк­ләрендә, аналык муен­тык­ларында шактый табыла. Шөкер, күп вакыт без аны башлангыч стадия­дә кү­реп алабыз, – ди Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Сергей Осипов.   Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында колак табибы (сурдолог) районнарга барып кабул итә башлаган. Мен­делеевск  шәһәрендә 21 ветеранны кабул ит­кән­нәр инде. Шуның 17сенә колак аппараты кирәк булган. 10 октябрьдә исә сурдолог Алабугада кабул итә­чәк. Сүз уңаеннан. Казанда яшәүче Роза ханым тәр­биягә әби алырга тели. Әгәр гаиләгә барырга те­ләүче булса, редак­циягә 222-09-67 телефон номерына яки Роза ханымга (89178776270) шалтырата ала.  
Гөлгенә ШИҺАПОВА, Ватаным Татарстан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев