Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Кабер өстенә агач утырту, кәфенлек һәм җеназа турында - "Мәет озату йолалары"

“Хозур” нәшрият йорты “Мәет озату йолалары” дип аталган белешмәлек әзерли. Бу хакта “Татар-информ” вәкиленә басманың мөхәррире Галия Тимурова хәбәр итте. 96 битле белешмәлектә кеше үлгәч, шәригать канунары буенча нәрсә эшләргә кирәклеге бәйнә-бәйнә аңлатылган. Әйтик, үлем түшәгендә яткан кеше янында торучының, мәрхүм белән төн кунучының бурычлары нидән гыйбарәт булуы, шулай ук мәетне юу, кәфенләү, җирләү һәм җеназа уздыру тәртибе хакында тулы мәгълүмат урын алган. Моннан тыш, исәннәрнең вафат булган туганнарының гүр газапларын ничек җиңеләйтә алуы, якын кешесенең каберен зиярат иткәндә нишләргә кирәклеге турында да язылган. Ислам канунары буенча кеше күмү йолаларына багышлап элек басылган китаплар, җыентыклар белән танышып чыкканнан соң, җыентыкны әзерләүчеләр йолаларның барысын да тулысынча тасвирлаган белешмә юк дигән фикергә килгәннәр. Кайсыбер китапта җеназа, икенчеләрендә мәетне юу яки җирләү үзенчәлекләре турында гына язылган. “Без исә белешмәлектә күмү йолаларының барысы хакында да тулы мәгълүмат бирергә тырыштык. Мәчетләргә барып, мәет юучы әби-бабайлар белән очрашып сөйләштек. Алар йолаларның нечкәлекләренә кадәр, мисалга, кәфенлеккә күпме тукыма китүен, аны ничек кисәргә, мәетне ни рәвешле кәфенләү кирәклеген рәсемнәр ясап та аңлатты”, – дип сөйләде Галия Тимурова. Ул Татарстаннан читтәге төбәкләрнең һәркайсында мәет юучылар булмавын искәртеп, белешмәлекнең аеруча чит төбәкләрдә яшәүчеләргә файдалы булачагын билгеләп үтте. Басманың татар һәм рус телләрендәге аерым җыентыклар рәвешендә дөнья күрүе дә шуның белән аңлатыла. “Билгеле, кеше әлеге йолаларның барысын да үзе башкармый. Әмма бу белешмәлек белән танышканнан соң, ул сәдакага ничә сөлге бирергә кирәклеген булса да белеп торачак”, – диде басманың мөхәррире. Аның сүзләренчә, җыентыкта дини яктан тыш, үлемне раслау кәгазен алу өчен кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеге, кешене соңгы юлга озату йоласын үтәү чыгымнарын каплау кебек көнкүреш сораулар да игътибарсыз калмаган. “Минемчә, белешмәлекне уку һәркемгә файдалы булачак. Бу, беренчедән, югалып калмас өчен кирәк. Гомумән, һәрберебез билгеле бер дәрәҗәдә бу мәсьәләдә мәгълүматлы булырга тиеш”, – дип саный Галия Тимурова. Басма иллюстрацияләргә бай. Китапның теле гади, һәркайсыбызга аңлаешлы булуы белән аерылып тора. Басманың кушымтасында күмү йолаларын үтәгәндә, әйтик, үлем түшәгендә ятучы янында, шулай ук мәет белән төн чыкканда, каберне зиярат итәргә барганда укый торган кирәкле барлык Коръән аятьләре һәм сүрәләре урын алган. Аларның гарәпчә варианты, тәрҗемәсе, шулай ук кириллицада транскрипциясе китерелгән, ягъни аларны һәркем укый ала. Шулай да, белешмәлектә мөселман зиратларында кабер өстенә агач утырту мәсьәләсе яктыртылмый калган. “Дөресен әйткәндә, бу сорау башыбызга бөтенләй килмәде. Аның халыкта кызыксыну уятканын белсәк, һичшиксез, яктырткан булыр идек”, – дип билгеләп үтте Галия Тимурова. Рөстәм Батров: "Кабер өстенә агач утырту ислам кануннарына каршы килми" Бу мәсьәләгә ачыклык кертүне сорап, “Татар-информ” хәбәрчесе Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батровка мөрәҗәгать итте. Ул гарәп классик мөселман дөньясында кабер өстенә агач утырту гадәтенең булмавын билгеләп үтте. Моның шул исәптән табигать шартларына бәйле рәвештә, ягъни корылык сәбәпле, Согуд Гарәбстаны кебек эссе илләрдә агачлар үсмәве белән аңлатылуын әйтте. “Гомумән алганда, кабер өстенә агач утырту традициясе ислам кануннарына каршы килми. Пәйгамбәребез (с.г.в.) ике кабер яныннан узып барышлый, агач ботагын икегә сындырып, шушы каберләргә кадап куйган һәм бу ботак кипкәнче, мәетләрнең гүр газабы җиңеләер дигән. Бу барлык тереклек ияләренең – хайваннарның да, үсемлекләрнең дә Аллаһы Тәгаләне данлавын күздә тота, ягъни ботак яшел булганчыга кадәр, ул да Аллаһы Тәгаләне зурлый санала һәм бу, үз чиратында, мәеткә савап рәвешендә барып ирешә. Шуңа күрә исламда кабер өстенә агач яисә башка үсемлекләр утырту тыелмый”, – диде Рөстәм хәзрәт Батров, каберне ясалма чәчәкләр белән бизәүнең мәгънәсе булмавын билгеләп. Белешмә 2 мең данә тираж белән 12 июль көнне сатуга чыгачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев