Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Кабардино-Балкария республикасында татар телен өйрәтү курсларын ачканнар

Кабардино-Балкария республикасының Нальчик шәһәрендә “Туган тел” татар милли-мәдәни үзәге татар телен өйрәтү курсаларын ачкан. Бу курслар октябрь ае башыннан эшләп килә. Оешманың торышы һәм проблемалары белән “Туган тел” татар милли-мәдәни үзәге рәисе Сәидә Савченко таныштырды.

"Матди ягыбыз кыен булу сәбәпле, ел саен бина алмаштырабыз"

Кабардино-Балкария республикасында “Туган тел” татар милли-мәдәни үзәге 2000 елда оештырылган. “Шул елларда монда без генә түгел, ә еврейлар, поляклар, белоруслар һ.б. – барысы да үзләренең оешмаларын төзи башлады. Ул вакытта актив катнашып йөргән кешеләрнең күбесе хәзер юк инде”, - ди Сәидә Савченко.

Нальчик шәһәрендә татар теле курслары 2003 елдан эшләп килә. “Без бу курсларны ял көне мәктәпләре кебек кенә ачкан идек. Безнең бүлмә дә, офис та юк. Шуңа күрә ел да курсны ачкан җирләребездән безне куып чыгаралар. Биредә яшәүче халык бик ярлы. Курсларны һәр ел төрле җирдә ачабыз һәм озак та үтми утка, суга, бүлмәгә түләгез дип безнең башыбызны әйләндерәләр”, - дип сөйләде Сәидә Савченко.

Монда торучы татарларның байлары читкә күчеп киткән, ә калганнары башка милләтләр белән кушылып бетеп бара. “Безгә юл бирмәсәләр дә, тырышабыз. Игъланны без октябрь башында бирдек һәм шуннан бирле курсларыбыз үз эшен алып бара”, - ди оешма рәисе.

Нальчик шәһәрендә татар теле курслары быел Республика яшьләр китпаханәсендә ачылган. “Китапханә җитәкчесе дә безгә сезнең үз туган җирегез бар. Шулар белән генә аралашыгыз дип җибәрә. Туган җирегездән сезгә акча бирсеннәр һәм үз офисыгызны булдырыгыз, ди. Без татарлар бөтен дөньяга таралып беткән һәм һәрберебезгә ул ярдәм ничек барып ирешсен?”, - дип көрсенә Сәидә Савченко.

"Эш бара, әмма нәтиҗәсе аз"

Курсларның эше бара, ләкин нәтиҗәсе генә азрак. Шимбә, ял көннәрендә китапханә эшләми һәм аны ябып куялар, ә эш көннәрендә бөтен кеше я эштә, я мәктәптә укуда. Мондагы татарларның барысы да Нальчик шәһәре, Кабардино-Балкария республикасы буйлап таралып беткән. “Без бер җирдә җыелышып тормыйбыз шул. Шулай еш кына безнең дәресләргә килеп тә җитә алмыйлар. Арабыздан берәребез ахирәткә күчкәч кенә күрешергә туры килә кайчак. Әбиләребез картаеп бетте, уңганрак яшьләребез күчеп китә, ә калганнар үлеп баралар”, - ди Сәидә Савченко.

Аның әйтүенчә, алар татар телен бердәнбер 1999 елда чыккан Ф.С.Сәфиуллина, К.С. Фәтхуллованың Татарский язык (интенсивный курс) китабы буенча укый һәм кассетадан кабатлап, сүзләрне дөрес әйтергә өйрәнәләр. "Дәресләрне миңа хәзер үземә алып барырга туры килә. Элек аларны журналист Резеда Әхмәтнурова алып барды. Ул форумнарда катнашып йөрде дә, бер китеп, шуннан безгә кире кайтмады да”, - ди Сәидә Савченко.

Татар теленнән яңа дәреслекләр турында бу оешма вәкилләрене ишетеп тә белми. Сәвия Савченко әйтүенә караганда, берничә ел элек алар дәреслекләр сорап мөрәҗәгать язган булганнар һәм аларга бернинди ярдәм күрсәтелмәгән. “Безгә сүзлекләр, сөйләүлекләр бик кирәк. Бер вакыт миннән өлкән бабайлар аларны алып торды. Алар үлеп киткәннән соң беркем дә миңа бу китапларны кайтармады, ә яңалары юк”, - ди ул.

Нальчик шәһәрендә яшәгән татар яшьләре татар мәдәниятен бик хөрмәт итә, әмма биредә бөтен мәктәпләр дә рус телле. Алар монда рус, кабардин, балкар, чит телләрдән инглиз, француз телләрен белергә тиеш. “Аларның туган татар телләрен өйрәнергә вакытлары калмый. Өйдә әби-бабалары булса, сөйләшәләр дә, башка урыннарда теләсә кайсы башка телдә аралашалар”, - дип аңлатты Сәидә Савченко.

Җомга көнне сәгать 15.00-17.00 барган дәресләргә көне көне белән 2-3 кеше дә, 10 кеше дә килә. Бер кеше килмәгән көннәре дә бар.

"Бездә татар дөньясы яңалыкларын рус телендә укыйлар"

“Яшьләребез ел да Татар мәдәнияте көннәренә, форумнарга баралар. Алар аркылы безгә тарих, матур әдәбият китаплары килеп ирешә. Нальчикта яшәүче 4-5 кеше Мәскәүдән “Татар дөньясы” газетасын алдыра. Татар телендә матбугатны укучы юк дәрәҗәсендә. Мин үзем Татарстаннан татар календарьләрен кайтарттырам. Шундый яхшы хезмәтләр, әмма аны татар телендә, без аңламыйбыз дип кабул итмиләр. Татар тапшыруларын мөмкинлеге булганнар интернеттан карап бара.

"Безнең яшьләр үз диалектларыннан ояла"

“Безнең үзебезнең дә телебез буташып беткән. Монда татарлар каян гына җыелмаган: Себер, Урта Азия, Кавказ татарлары. Аларның һәрберсенең үз диалекты. Безнең яшьләр татар яшьләре форумнарына баргач, үз татар теле диалектында сөйләшергә оялалар. Без бөтенләй Казан татарлары кебек сөйләшмибез. Без үзебезчә сөйләшергә оялабыз, диләр. Мин аларга безнең диалект төрле халыклар арасында җыелган дип, ә Казанда татар әдәби телдә сөйләшәләр дип аңлатырга тырышам”, - ди Сәвия Савченко.

"Ике татар инглиз телендә аралашкан"

“Туган тел” татар милли-мәдәни үзәге активисты Арслан Абдуллин да Казанга килгәч, татар телен яхшылап өйрәнү теләге белән рухланып кайткан.  "Аның әтисе татарча бик яхшы сөйләшә, ә әнисе кабардинлы һәм алар өйдә татарча сөйләшмиләр. Ул безнең спортчы. Бер вакыт Болгариягә ярышка баргач, башка катнашучылар арасында да татарлар булган. Алар Арслан янына килеп, әйдә үзебезчә, татарча сөйләшик дип әйткәннәр. Арслан бик нык оялган һәм алар белән бары тик инглизчә яисә русча генә сөйләшә алам дигән, ә танышырга килгән татар рус телен белми булып чыккан. Шулай ике татар бер-берсе белән инглиз телендә сөйләшкән. Кайткач та, ул миңа шундый оят иде, диде һәм хәзер ул татар телен өйрәнүендә беренче адымнарын ясый”, - дип аңлатты Сәвия Савченко.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев