Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Кабан күленең яр буен танып булырмы?

Казанны берничә ел күрмәүчеләр каланың шактый үзгәрүен шунда ук сизә. Айлап түгел, көнләп матурая Татарстан башкаласы. Менә быел да Кабан күленең түбән өлешен, ягъни халык телендә Түбән Кабан дип йөртелүче урын төзекләндерелә башлады.
Инде җәй азагында ук күлнең  Сәлимҗанов урамы ягындагы — Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрыннан алып, “Планета Фитнес”ка кадәр булган өлешеннән җәяүләп, су өстеннән салынган күтәртмәле басмадан барып булачак. Күл ярларының  буеннан-буена исә велосипедлар өчен юл салыначак. Билгеле инде, бу юллардан кич һәм төнлә дә йөреп булсын өчен, яктырткыч лампалар куячаклар.   photo 2017-04-10 11-17-08 Күлнең өслегендә фитобуалар ясарга планлаштырыла. Ягъни, суны табигый рәвештә чистарта торган буалар булачак. Ә ярның бер ярыннан икенчесенә су өсте таксиенда гына  җилдертә алачак Кабан күлен яратучылар! Гомумән алганда, быел 25,5 гектар мәйданны төзекләндерү күздә тотыла. Ә Кабан яр буеның яңартылачак мәйданы 186 гектар тәшкил итә. Мәгълүм булганча, Кабан күлен халык яратып ял итә торган урынга әверелдерү максатыннан, халыкара ачык бәйге игълан ителгән иде. Конкурста кытайларның “Сузылучан тасма. Казанның үлмәс риваяте” проекты җиңеп чыкты. Аның нигезендә, Кабан күленең яр буйларын зәңгәрсу һәм яшел “тасмалар” тоташтырачак. Шул рәвешле,  проектны булдыручылар табигый һәм мәдәни объектларны, халык яши торган территорияләрне үзара бәйләргә тели. Шунысы да мәгълүм, проект “Turenscape” компаниясе тарафыннан төзелгән. Ә әлеге оешма исә суны һәм табигый ланшафтны  табигый юл белән чистарту өлкәсендә дөньякүләмендә лидер санала. Димәк, күлнең суы көзге кебек чиста булыр, дип өметләнәсе килә. Шунысы да мәгълүм, Кабан күле яр буенда кунакханәләр дә булачак. Тик әлегә биналарның проектларын тәкъдим итүчеләр ТРның тарихи урыннарында төзекләндерү эшчәнлеге мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссия таләпләрен канәгатьләндерә алмый. Сүз уңаеннан, әлеге комиссияне Татарстан Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова җитәкли.   photo 2017-04-10 22-56-08 “Кабан күленең түбән өлешендәге төзелешләрнең концепциясе  зурлыклары, биеклеге һәм максатчанлыгы буенча шәһәр төзелешенә туры килергә тиеш”, - ди Олеся Балтусова. Белгечләр фикеренчә, биш катлы, җир асты парковкасы булган  апарт-отель, ягъни кунакханә комплексы күл буена урнаштыру өчен бик зур. Икенче проект, төгәлрәге Һади Такташ урамы ягындагы яр буенда  офислар, сәүдә үзәге, паркинг булган тугыз катлы кунакханә комплексы проекты да шул ук сәбәпләр аркасында уңай бәя алмаган. “Комиссия игътибарына тәкъдим ителгән проектлар Казан архитекторлары арасында кайнар бәхәсләр тудырды. Алар Кабан күле яр буенда ни сәбәпле шулай тыгыз рәвештә биналар төзелү белән кызыксынды. Архитекторлар яр буе яшеллеккә күмелгән булырга тиеш дип саный”, - диде Олеся Балтусова.   photo 2017-04-10 22-56-09 Аның сүзләренчә, комиссия вәкилләре дә, Рөстәм Миңнеханов та Кабан күле яр буенда биналар төзү буенча эшне ашыктырмый, чөнки монда күлнең барлык өлешләрендә дә матур күренешләрне сакларга кирәк. Олеся Балтусова сүзләренчә, Кабан яр буенда кытайлар проектында биналар төзү күздә тотылмаган. Бу эш белән Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы һәм Казан Башкарма комитеты шөгыльләнәчәк.
Лилия Локманова, Интертат

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев