Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

К.Тинчурин театрының иң матур парларының берсе - Ирек һәм Гөлчәчәк Хафизовларның өйләнешүләренә 20 ел

Бүген, 14 февраль — Гашыйклар көнендә, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының иң матур парларының берсе — Ирек һәм Гөлчәчәк Хафизовларның өйләнешүләренә 20 ел! Кадерле Ирек һәм Гөлчәчәк, Сезне чын күңелдән әлеге күркәм бәйрәмегез белән котлыйбыз! Исәнлек-саулык, гаилә иминлеге, иҗади уңышлар телибез! Улларыгызның игелеген күреп, озын-озак яшәргә насыйп булсын Сезгә! Ирек белән Гөлчәчәк Хафизовлар икесе дә бер уку йортында – Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясендә (хәзер институт) белем ала. Балык Бистәсе районы егете белән Мөслим районы кызы икенче курста очрашып йөри башлый. Бер караштан булганмы ул ярату, икенчесеннәнме – монысын Ирек тәгаен хәтерләми. Ләкин хәзер дә Гөлчәчәкне элеккечә үлеп яратуын төгәл белә. Укып йөргәндә гашыйклар никахлашырга уйлый. 1997 елда никах укыталар. Ә 1998 елның 14 февралендә гөрләтеп туй итәләр. Шулай итеп, әлеге гаилә өчен 14 февраль – ел саен икеләтә бәйрәм. Ә быелгы Гашыйклар көне исә аларга тагын да зуррак, әһәмиятлерәк бәйрәм. Ник дигәндә, бүген Хафизовларның өйләнешүләренә – 20 ел. Хәзер инде аларның мәхәббәт җимешләре тупырдап торган өч уллары – Ранис, Ислам, Сәйдәш үсеп килә. Ирек Хафизов әйтүенчә, алар гаиләсендә бер-берсенә яратып “җимешем” дияргә күнеккәннәр. Без, үз чиратыбызда, К.Тинчурин театрының матур пары, үрнәк гаиләсе киләчәктә дә шулай матур тормыш итсен иде дигән изге теләктә калабыз! Яратып һәм яратылып яшәргә язсын аларга!

Чыганак: http://tinchurinteatr.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев