Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

К.Тинчурин театрында "Тормышка өмет белән" дип исемләнгән хәйрия концерты узачак

25 октябрь 18:30да Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында "Тормышка өмет белән" ("С надеждой на жизнь") исемле зур хәйрия концерты булачак! Әлеге чараның төп максаты – Давлетова Самирәне аякка бастыру! omet Барлык җыелган акчалар баланы дәвалауга тотылачак. Аның диагнозы: ДЦП, спастическая диплегия, GMFCS 3, ФК-2 Баланың документлары: https://vk.com/docs-149515870 Бу изге эшкә һәркем үз өлешен кертә ала. Концертта кемнәр катнашачак соң? – Филүс Каһиров – Рәсим Низамов – Айгөл Бариева – Рафаэль һәм Динә Латыйповлар – Фарид Низамиев – Дилә Нигъмәтуллина – Илназ Баh – Альбина Апанаева – ИлГәрәй – Гөлнара Габидуллина – Венер Салимов – Лилиана Газизова – Максуд Юлдашев – Альбина Кинжалиева – Альбина Кармышева – Шоу барабанщиков «Ноу-Хау» Ансамбльләр: 1. Россиякүләм конкурслар лауреаты Дамир Габдрахманов һәм ул җитәкләгән курай ансамбле (Киров районы, 15 нче гимназия). 2. Россиякүләм конкурслар лауреаты Дамир Габдрахманов һәм ул җитәкләгән курай һәм гармун ансамбле (Киров районы, 15 нче гимназия). 3. Россиякүләм конкурслар лауреаты Дамир Габдрахманов һәм ул җитәкләгән татар халык уен кораллары ансамбле (Киров районы, балалар музыка мәктәбе №24). Алып баручылар: "Рәвешләр" эстрада миниатюралары театры артистлары (Әбри Хәбриев һәм Айдар Галиәскәр) Хәйрия акцияләрендә катнашып, Сез дә авыру балаларның сәламәт киләчәгенә яңа өмет чаткылары өстисез!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев