Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

К.Тинчурин театрында Татарстанның халык шагыйре Мөдәррис Әгъләмовка багышланган әдәби-музыкаль кичә узды

Кичә Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры сәхнәсендә Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Мөдәррис Әгъләмовның тууына 70 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә үтте. Әдәби кичә “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумы программасына кертелгән һәм аның төп тамашачысы форум кунаклары иде. Исегезгә төшереп үтәбез, 7-9 декабрь көннәрендә Казанда “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” ХI Форумы узды. Форум эшенә Россия Федерациясенең 66 төбәгеннән һәм 28 чит илдән 700 кеше чакырулы иде. Кичә, 8 декабрьдә, Казанда “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумының пленар утырышы булды. Форумда катнашучыларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов сәламләде. Программа Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты инициативасы белән оештырылган әдәби-музыкаль кичә белән тәмамланды. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы кичә әлеге мәдәни чараның онлайн-трансляциясен оештырды. Быелның октябрь аенда Язучылар берлегенең Тукай клубында Мөдәррис Әгъләмнең тууына 70 ел тулуга багышланган «Киләчәккә кайту» дигән әдәби-музыкаль кичә үткән иде инде. Бөтендөнья татар конгрессы бөек шагыйрьнең иҗатын зурлап, аның шигъриятен татарлар яшәгән төрле төбәкләрдән килгән делегатларга җиткерү максатыннан Мөдәррис Әгъләмовның тууына 70 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә үткәрергә карар иткән. Кичәне Инсаф Абдулла белән Резеда Сәләхова алып барды. Әдәби-музыкаль кичәдә шагыйрьнең төрле елларда язылган шигырьләрен Г.Камал театры артистлары - Әзһәр Шакиров, Илдус Әхмәтҗанов, Дания Нуруллина, Наил Дунаев, Хәлим Җәләй, Айдар Хафизов, Алмаз Сабирҗанов, Эмиль Талипов, Ришат Әхмәдуллиннар, К.Тинчурин театры артисты Артем Пискунов сөйләде. Сәхнәдән шагыйрьнең “Әрнеп туктамасын сиңа халкың тапшырган каләм”, “Бер канатың була туган телең, бер канатың була туган җир” кебек канатлы сүзләре яңгырады. Сәхнәгә җырчылар Гөлзадә Сафиуллина, Чулпан Әхмәтҗанова, Рөстәм Закиров, Фердинанд Фәтхиләр чыкты.   Шагыйрьне аның каләмдәшләре искә алды. “Кайбер кешеләрнең барлыгы белән юклыгын да аерып булмый. Мөдәррис Әгъләм безнең өчен һәрвакыт бар, - диде Татарстанның Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Марсель Галиев. - Аның шигъри юлларын, аның мәзәкләрен һәрчак искә төшерәбез. Ул гаҗәеп кызыклы кеше иде. Ул турысын әйтә иде, кайвакытларда хәтта матур итеп ялганлый да белә иде. Аның ялганлавы беркемгә зыян китермәс иде, ул аңа үзе дә ышана иде, ул аның хыялының бер өлеше иде. Мөдәррис Әгъләмнең шигырьләре халыкның бәгъреннән туган. Тыңлап карагыз әле, аның 15 яшьләрдәге малай чагында язган шигырендә дә нинди тел куәсе бар: “Сөлгеләр тотыла, һәр авыл Батырын күзәтә, билгеле... Мәйдан күк кысыла йөрәкләр: — Бирмә билеңне! — Бирмә-ә-ә... Дошманнар таптаса җиреңне, Сорамый: «Син батыр идеңме?» Мәйдан күк кысыла бар халык: — Бирмә илеңне! — Бирмә!” Мөдәррис Әгъләмнең шәкертләре исеменнән Татарстанның Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатлары Газинур Морат, Ркаил Зәйдуллалар сүз алды. “Мөдәррис Әгъләм иҗатта Локман Хәким кебек асыл зат, тормышта Хуҗа Насретдин кебек йөремсәк мәзәк иясе иде. Ихтамал, ХХ гасырда Мөдәррис Әгъләм турында иң күп мәзәкләр сөйләнгәндер, ул мәзәкләрне җыйсаң, бөтен бер том булыр иде. Мөдәррис Әгъләм бик яшьли: “Халкыңны кемлеген, зурлыгын белер өчен еракка китеп кара” дип оран салган шагыйрь. Бу Мөдәррис әкәнең үзе хакында да әйтелгән кебек. Чөнки Тукай буйлы гына, Лермонтов буйлы гына Мөдәрриснең шәхесе дә, иҗаты да бездән ерагайган саен зурая гына бара”, диде Газинур Морат. “Без аны Мөдәррис әкә дип дәшә идек. Татар халкының иң милли шагыйрьләренең берсе иде ул, - дип билгеләп үтте Ркаил Зәйдулла. – Безнең язучыларыбыз зарланырга ярата, гонорар азлыктан, мохтаҗлыктан... Мөдәррис Әгъләм зарланмый иде. Чөнки аның бернәрсәсе дә юк иде”, дип өстәде ул һәм шагыйрь белән бәйле мәзәкләрне искә төшерде. Язучы Фәүзия ханым Бәйрәмова белән шагыйрьнең тормыш иптәше, шагыйрә Нәҗибә Сафина Мөдәррис Әгъләмовның иң милли җанлы шагыйрь булуын, аның милләткә хезмәт итүен билгеләп үттеләр, милләткә андый шәхесләрнең һәрчак кирәк булуын ассызыкладылар.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев