Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

К.Тинчурин театрында Республика сәнгатендә зур вакыйга булачак сезонның төп премьерасына әзерләнәләр (фото)

Тинчурин театрында сезонның төп премьерасына әзерлек дәвам итә. Узган атнада театр бөек драматург, актер һәм режиссер К.Тинчуринның иң соңгы әсәрен сәхнәләштерүгә кереште. Әдипнең “Утыз өч көн” автобиографик новелласы буенча куелачак “Соңгы әсәр” драмасының инсценировка авторы – Илһам Гали. Республика сәнгатендә зур вакыйга булачак әлеге спектакль татар театры тарихында беренче тапкыр куела. Режиссеры – Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәшит Заһидуллин.
[gallery columns="1" link="file" size="large" ids="21702,21703,21704,21705,21706,21707,21708,21709,21710,21711,21712"]

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев