Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

К.Тинчурин театрында Нуретдин Нәҗмиевнең 70 яшьлек юбилее билгеләп үтелде

5 октябрьдә Татарстанның халык артисты Нуретдин Нәҗмиевкә 70 яшь тулды. Шул уңайдан Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Ш.Фәрхетдинов әсәре буенча куелган “Эх, алмагачлары!” бенефис-спектакле күрсәтелде. Әлеге музыкаль комедиядә юбиляр үзе Әхмәтҗан бабай ролен башкарды, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.

Юбилей кичәсендә артистны ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова, ТР Президенты каршындагы мәдәниятне үстерү фонды җитәкчесе Нурия Хашимова, шулай ук дуслары, якташлары һәм хезмәттәшләре тәбрикләде.

Эльвира Камалова юбилярны гомер бәйрәме белән котлап: «Сез — Татарстанның халык артисты, Кәрим Тинчурин театры сәхнәсендә уйналып килгән төрле характердагы бик күп образлар иҗат иткән, гомерен театр сәнгатенә багышлаган, татар ир-атларына хас бөтен күркәм сыйфатларны үзенә җыйган, олы ихтирамга лаеклы шәхес», — диде. Ул Нуретдин Нәҗмиевкә Татарстан Президенты Рәхмәт хатын тапшырды.

Нурия Хашимова артистны ТР Президенты Аппараты җитәкчесе, шәхсән үзе исеменнән юбилее белән котлады. «Сез сокланырлык шәхес. Якташлар булуыбыз сәбәпле, миңа аеруча да якынсыз. Балык Бистәсе — республикабызга бик күп шәхесләрне бүләк иткән як. Сез — шуларның иң яктыларының берсе», — дип билгеләп үтте ул. Кичәдә юбилярны шулай ук Камал театры коллективы исеменнән Россиянең халык артисты Равил Шәрәфиев, С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры директоры Роберт Шәймәрданов тәбрикләде.

Белешмә өчен. Нуретдин Нәҗмиев 1946 елның 5 октябрендә Балык Бистәсе районы Балыклы Чүкәй авылында дөньяга килә. 1971 елда Казан театр училищесын тәмамлый. Сәхнә эшчәнлеген, урта мәктәпне төгәлләгәннән соң, Минзәлә татар драма театрында башлый. Биредә ул тормыш дөреслеге белән аерылып торган, юморга бай Шофёр («Ана йөрәге», С.Кайтов), Әмшә («Хикмәтле Сәйфи», Р.Ишморат), Нияз («Соңгы хөкем», Т.Абдулмамутов), Илһам («Мария», А.Д.Салынский), Сәлмән («Гарасат», Г.Сабитов) рольләрен башкара. 1971 елда Казан театр училищесын тәмамлый.

Көчле характерлы актёр, эпизодлар остасы буларак, Нуретдин Нәҗмиев һәр ролен ышандырырлык итеп ачып бирә һәм тиз арада танылу ала. Аның уены халык юморы белән сугарылган, төрле сәнгатьле чараларга бай, ул һәр образны индивидуаль якын килеп иҗат итә. Т.Миңнуллинның «Алай түгел, болай ул» әсәре буенча куелган спектакльдә (1978) актёр бер-берсенә охшамаган, һәркайсы үзенә генә хас кабатланмас характерга ия дүрт карт ролен зур осталык белән башкара. Ул иҗат иткән образлар арасында Ирбулат («Кайту», Р.Ишморат), Шәйхел («Ак күгәрченнәр», Р.Батулла), Надирша («Мәкәрҗәгә барган идек», И.Юзеев), Хәмитнур, Өлфәт («Тынгысыз өч көн», М.Мәһдиев), Мәрдәнша («Курай моңы», Ш.Шаһгали), Вагыйз («Назлы кияү», К.Тинчурин), Талут («Ител суы ака торур», Н.Фәттах), Рөстәм («Яз галәмәте», Р.Сәгъди), Полковник («Кураж ана һәм аның балалары», Б.Брехт) аерым урын тота.

Нуретдин Нәҗмиев – 51 ел гомерен театрга багышлаган шәхес. Шуның дүрт дистә елы Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында хезмәттә үткән. Шушы вакыт эчендә 100дән артык роль башкарылган. “Аллага шөкер, рольләрдән уңдым – сәхнәдә малайны да, бабайны да уйнадым!” – дип шаяртырга ярата бу уңайдан Нуретдин ага. Ул үзен бәхетле артист, гомумән, бәхетле кеше дип саный. Лаеклы ялда булуына карамастан, бүген дә сәхнәдә яраткан тамашачысын сөендереп яши бирә. Соңгы елларда башкарылган Хуҗа (“Әллә язмыш, әллә ялгыш”, Н.Нестерова), Әхмәтҗан бабай (“Эх, алмагачлары!”, Ш.Фәрхетдинов), Поцлох (“Без барыбыз да кешеләр”, Эрих Мария Ремарк) һәм башка рольләре актёрның иҗат биографиясен тагын да баетты, бизәде.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев